Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВның элекке алып баручысы Эльвира Мадиярованың ире FrendeХ пирамидасы эше нигезендә читтән торып кулга алынган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлегә мәхкәмәгә Эльвира Мадиярованы һәм аның әтисен кулга алу мөрәҗәгате булмаган. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, алар хәзерге вакытта Төркиядә яши.

FrendeХ финанс пирамидасы эше нигезендә бу оешмага кешеләрне иң актив җәлеп итүчеләрнең берсе – Айдар Мадияров читтән торып кулга алынган. Бу хакта "Бизнес Online"га Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә хәбәр иткәннәр.

Читтән торып кулга алуны мәхкәмәдән тикшерүче Гатиятуллин сорап мөрәҗәгать иткән, үтенеч канәгатьләндерелгән диелә. Элегрәк Мадияров эзләүгә бирелде, ул Русиягә тапшырылганнан соң, сак астына ябылачак.

Былтыр сентябрь уртасында ТНВ каналында "Җырлыйк әле!" тапшыруының элекке алып баручысы Эльвира Мадиярова Русиядә федераль эзләүгә чыгарылды. Бу FrendeX финанс пирамидасына карата җинаять эшенә бәйле диелде. Федераллар шулай ук аның ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмовны да эзли дип хәбәр ителде.

Мәхкәмәдә "Бизнес Online"га әйтүләренчә, әлегә Эльвира Мадиярованы һәм аның әтисен кулга алу мөрәҗәгате булмаган. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, алар хәзерге вакытта Төркиядә яши.

  • Казанда оештырылган FrendeX ширкәте 2021 елның җәендә эшчәнлеген туктатты. Русия финанс министрлыгы элеге ширкәт эшчәнлегендә финанс пирамидасы билгеләре булуын белдерде.
  • Тикшерүчеләр FrendeXтан 200 млн сум зыян килүен, 300ләп кеше алдануын белдерә. FrendeX акча салучыларга айга 30-70 процент керем һәм салынган акчаларның бик имин булуын вәгъдә иткән булган.
  • Әлеге эш нигезендә төп гаепләнүчеләр булган Руслан Пичугин һәм Дмитрий Чечулин да чит илдә качып ята. Элегрәк "Бизнес Online" Чечулинны Италиядә тоткарлаганнар, әмма мәхкәмә аны Русиягә тапшырудан баш тарткан дип язган иде. Пичугинның кайда булуы турында мәгълүмат юк.
  • Frendex эше нигезендә 20 җир кишәрлеге кулга алынган. Аларның 12се Татарстанның Балык Бистәсе районында, калган 8е Мәскәү өлкәсендә. Гаепләнүчеләрнең Мәскәүдәге, Мәскәү янындагы, Чиләбедәге һәм Казандагы фатирлары да кулга алынган.
  • Әлеге җинаять эше нигезендә Алексей Тришаков белән Азат Насыйбуллинның тоткарлануы турында да хәбәр ителгән иде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны тикшерү изоляторына ябу карары чыгарды. Алар "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе нигезендә гаепләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG