Башкортстанда санкцияләр сәбәпле 45 яңа троллейбус кулланылышка тапшырылмаган. Бу хакта РБК хәбәр итә.
2022 елның көзендә Уфа трамвай-троллейбус заводы (УТТЗ) Уфага офсет килешүе нигезендә яңа 45 троллейбус тапшырырга тиеш булган. 1 миллиард сумлык килешүне Башкортстан транспорт министрлыгы һәм Уфа трамвай-троллейбус заводы 2021 елда төзегән. Һәр троллейбус 22,3 миллион сумга төшәчәк, моны республика бюджетыннан түлиләр. Әмма чикләүләр һәм "хәзерге икътисади вазгыять белән бәйле рәвештә" электротранспортны җитештерү һәм тапшыру барып чыкмаган.
Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары, икътисади үсеш министры Рөстәм Муратов Уфа троллейбусларны алачак, әмма якынча өч елдан соң, дип белдергән. Килешүне 2025 елның ноябрь ахырында тәмамларга ниятлиләр. Шул ук вакытта министр килешүнең бәясе үзгәрмәячәк, 1 миллиард сум булып калачак, дип искәрткән.
- Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде.
- Башкортстанда троллейбуслар белән бәйле вазгыятькә охшаш хәл Казан авиация заводында да булды.
- Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
- Былтыр октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 2027 елдан Казанда 20шәр Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр, дип хәбәр итте.
- Әмма соңрак сугыш аркасында Казанда бу очкычларны җитештерү кичектереп торылачагы билгеле булды. MRO Russia һава техникасына хезмәт күрсәтү форумында "Авиасистемы" ширкәте башлыгы Дмитрий Хоружик Казанда Ту-214 не җитештереп чыгару - "махсус хәрби операция"нең тәмамлану вакытына бәйле", "хәзер тәэмин итүчеләрдә Ту-214 кайгысы юк", диде. Әйтик Ту-214 системы өчен датчикларны (акселерометрлар) 2025 ел ахырында гына җитештерәчәкләр, әлегә алар сугышта кирәк диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум