Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медиазона": мобилизацияләнүчеләрнең саны хакимият әйткәнчә 300 мең кеше түгел, ярты миллионлап булырга мөмкин


Украинадагы сугышка мобилизацияләнүчеләр. Архив фотосы
Украинадагы сугышка мобилизацияләнүчеләр. Архив фотосы

Былтыр 21 сентябрьдә “өлешчә мобилизация” игълан ителгәннән соң, хәрби чакыру кәгазе алган ир-атларга тизәйтелгән тәртиптә өйләнешергә рөхсәт бирелде. Октябрь ахырында Русиядә мобилизация рәсми рәвештә төгәлләнде, әмма тизәйтелгән тәртиптә — бер көн эчендә өйләнешүләр дәвам иткән.

Украинадагы сугышка мобилизацияләнүчеләрнең саны хакимият әйткәнчә 300 мең кеше түгел, ярты миллионлап булырга мөмкин. Бу хакта "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң өйләнешкән парлар санын анализлап, "Медиазона" яза.

Былтыр 21 сентябрьдә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, хәрби чакыру кәгазе алган ир-атларга тизәйтелгән тәртиптә өйләнешергә рөхсәт бирелде, алар гадәттәгечә бер ай көткәннән соң түгел, шунда ук өйләнешә алды.

"Озак вакытлар бергә яшәп тә, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән мобилизацияләнүчеләр моннан файдаланып калды", дип яза басма һәм моның сәбәпләре нидә булуын ачыклап, хатыннары ирләре турында белешмәләр сорый алачак, шулай ук ирләре сугышта үлсә, аларга компенсация биреләчәк дип искәртә басма.

Октябрь ахырында Русиядә мобилизация рәсми рәвештә төгәлләнде, әмма тизәйтелгән тәртиптә — бер көн эчендә өйләнешүләр дәвам иткән. Әйтик, Сарытау өлкәсендә декабрьдә, ягъни мобилизация бетте дигәннән соң бер ай узгач та, мобилизацияләнүчеләр катнашында 117 туй теркәлгән, Омскида исә — 89.

"Медиазона" Росстат белешмәләренә дә сылтана, алардан күренгәнчә, 2022 елда алдагы ел белән чагыштырганда, никахларын теркәүчеләр саны нык арткан. Ноябрьдә алар 45 меңгә артыграк булган, декабрьдә исә – 16 меңгә. Басма бөтен очракта да мобилизацияләнүчеләр турында сүз бармый, дип искәртә.

Шул рәвешле "Медиазона" ЗАГС белешмәләренә таянып, барлыгы 527 меңләп русиялене Украинадагы сугышка җибәргән булулары бар дип нәтиҗә ясаган.

"Өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң, Медиазона Русиядә өйләнешүчеләрнең артуын хәбәр иткән иде. Әйтик мобилизация башланганчы Татарстанда атнасына уртача 645 никах теркәлгән булса, сугышка алу башлангач 800гә кадәр арткан, диелде хәбәрдә.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. 21 сентябрьдә президент Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте.
  • Кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр.
  • Путинның һәм саклану министрлыгының мобилизация "төгәлләнде" дигән белдерүләреннән соң да Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне сугышка алулары турында хәбәрләр килеп торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG