Сембердәге "Авиастар" заводында каза булган, оешмада эшләүче берничә кеше җәрәхәтләргән, бер кеше һәлак булган, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана дип хәбәр итә "Берләшкән очкыч төзү корпорациясе".
Шартлау заводтагы очкыч фюзеляжы бүлегендә тәҗрибә уздырган чакта булган. Җәрәхәтләнүчеләргә медицина хезмәткәрләре ярдәм күрсәтә, урында ашыгыч хезмәтләр эшли диелә
Baza Telegram-каналы язуынча, тәҗрибәләр үткәргәндә Ил-76 МД хәрби-транспорт очкычы шартлаган.
- Соңгы айларда Русиядә хәрби очкычлар белән бәйле берничә һәлакәт булды, тыныч кешеләр арасында да корбаннарга китерде
- Былтыр 17 октябрьдә Ейскида тугыз катлы йортка Су-34 хәрби очкычы төште, нәтиҗәдә 15 кеше һәлак булды, ә очучылар үзләре катапульт ярдәмендә сикереп, гомерләрен коткарып калды.
- Шулай ук 23 октябрьдә Иркутскида ике катлы йортка Су-30 килеп төшкән иде, очучылары һәлак булды. Июньдә Рязандә Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төште.
- 2 декабрьдә исә Приморье краенда МиГ-31 хәрби очкычы килеп төшкән иде. Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, очкыч хәрби күнегү кысаларында коралларсыз гына очкан һәм кешесез урынга төшкән. Ул килеп төшкән урында җимереклекләр юк, казага очкычның техник төзексезлеге сәбәпче булган диелде.
- 23 февральдә Белгород өлкәсенең Валуйски шәһәр бүлгесендә Русия саклану министрлыгыныкы булган очкыч килеп төште.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум