Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “ЧВК Рёдан”га иярмәсеннәр өчен мәктәп укучыларын ял көннәреннән мәхрүм иткәннәр


“ЧВК Рёдан” вәкилләре
“ЧВК Рёдан” вәкилләре

Бу атнада шимбә һәм якшәмбедә өлкән сыйныф укучылары “сыйныфтан тыш” эшләр белән белән шөгыльләнәчәк. Кемнәрнеңдер сынап карау имтиханнары булачак, башкалар тематик чаралар үткәрәчәк диелә.

Уфа мәктәпләрендә балаларны ял көннәреннән мәхрүм иткәннәр. Бу атнада шимбә һәм якшәмбедә өлкән сыйныф укучылары "сыйныфтан тыш" эшләр белән белән шөгыльләнәчәк. Кемнәрнеңдер сынап карау имтиханнары булачак, башкалар тематик чаралар үткәрәчәк, һәм башкалар. Бу хакта "Башкирский Снег" Telegram-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматынча, үсмерләрне ял көннәрендә нәрсә белән булса да мәшгуль итү фәрманы югарыдан төшкән.

Ә моңа "ЧВК Рёдан" белән көрәш уңаеннан күрелгән чаралар сәбәпче булган. Бу хакта блогер Альберт Рәхмәтуллин белдерде, дип яза канал. Блогер әйтүенчә, балалар әлеге яңа хәрәкәт турында укытучыларыннан гына ишетеп белгән.

"Бу атнада Уфада өлкән сыйныф укучыларын ялсыз калдырдылар. Беләсезме нигә? Теләсә нинди чараларда, ниндидер "ЧВК Рёдан"да катнашмасыннар өчен. Аның нәрсә булуын беләсезме? Мин дә белмим. Кызымнан сорадым, үзем дә мәктәптә аңлатуларыннан соң гына ни булуын белдем, диде", дип сөйли Рәхмәтуллин.

  • Узган ялларда Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда яңа субкультура - "ЧВК Рёдан" тарафдарларын тоткарладылар. Тоткарлауга "Рёдан" вәкилләренең икенче бер яшьләр төркеме белән сугышуы сәбәпче булган диелде.
  • Моңарчы Азатлык "Рёдан" белән көрәш максатында, куәт оешмалары вәкилләре мәктәпләргә килеп, укучыларның телефонын тикшерә башлавы турында язды. Казандагы берничә колледжда да укучыларның телефоннарын тикшергәннәр. Полиция аларның социаль челтәрләрдә нинди төркемнәргә язылуын карый дип хәбәр ителде.
  • "ЧВК Рёдан" — Русиядә яңа оешкан субкультура. Аларның 2022 елның сентябрендә барлыкка килүе әйтелә. "ЧВК Рёдан" вәкилләре — Hunter x Hunter исемле япон аниме сериалыннан илһамлана диелә. Сериал сюжетында "Геней Рёдан" исемле җинаятьчел төркем бар. "ЧВК Рёдан" атамасы шуннан алынган. Аның тарафдарлары сериалдагы сыман чәчләрен карага буйый, киеменә үрмәкүч тамгасын, 4ле санын ябыштыра. Полиция үсмерләрне шушы тамгалардан танып тоткарлый.
  • Рёданнар "оффник"ларга, ягъни сәбәпсез сугышучыларга каршы көрәшүен белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG