Accessibility links

“Рёдан” белән көрәш максатында, куәт оешмалары вәкилләре мәктәпләргә килеп, укучыларның телефонын тикшерә башлаган


"ЧВК Рёдан" вәкилләре
"ЧВК Рёдан" вәкилләре

Казандагы берничә колледжда укучыларның да телефоннарын актарулары әйтелә.

Полиция хезмәткәрләре мәктәпләргә һәм колледждарга рейдлар уздыра. Укучылар әйтүенчә, куәт оешмалары вәкилләре аларның телефонын тартып алып, социаль челтәрләрдә кемнәргә язылган булуын тикшерә. Бу исә "Рёдан" агымы белән көрәш максатларында эшләнә, дип хәбәр итә "Агентство".

Басма язуынча, полиция уздырган рейслар турында Екатеринбурның берничә уку йортында һәм Казандагы колледжда белем алучылар хәбәр иткән. Полиция Петербурдагы мәктәпкә дә килгән, әмма укучылар телефоннарын актаруларына зарланмаган.

Екатеринбурда полициядән 155нче гимназия укучылары зарлана. Балалар әйтүенчә, сигезенче һәм тугызынчы сыйныфларны тикшергәннәр. Аларның телефоннарын тартып алганнар, полициянең болай эшләргә хокукы бар дигәннәр.

Полиция шикле сәхифәләрдә утыра дип тапкан балаларны мәктәп мөдире бүлмәсенә алып киткәннәр һәм сорау алганнар, диелә.

KazanFirst хәбәренчә, Казандагы берничә колледжда да укучыларның телефоннарын тикшергәннәр. Басма язуынча, полиция аларның социаль челтәрләрдә нинди төркемнәргә язылуын карый.

Красноярда "Рёдан" белән көрәш кысаларында сыйныф сәгатьләре уздырганнар. Калугада укучылар белән мәгариф оешмаларында эшләүчеләр әңгәмә уздырган. Җирле журналист Евгений Серкин язуынча, Калуга өлкәсе мәгариф һәм фән министры Александр Аникеев мәктәп мөдирләренә "үсмерләрнең үз-үзен тотышына күз салырга" кушкан һәм "Рёдан" хәрәкәте тарафдарларының якынча тышкы билгеләрен тасвирлаган. Нәтиҗәдә берничә мәктәптә укытучылар тышкы кыяфәте аерылып тора торган балалардан сорау алган диелә.

Юрист Максим Оленичев әйтүенчә, полициягә телефонда ниләр барлыгын карау хокукын "бер генә канун да бирми". Тәртип саклау оешмаларында эшләүчеләр җиһазрның тышкы ягын гына карый ала. Ә эчендә ниләр барын карыйсылары килсә, моны полиция бары тик "административ эш кысаларында", ике пүнәтәй янында гына башкара ала, бу хәлләр видеога төшерелергә тиеш, соңрак тикшерелгән затка тикшерүнең беркетмәсен тапшырырга тиеш. Моннан тыш полиция административ эш нигезендә шаһит буларак 14 яше тулмаган баланы сораштыра икән, алар янында укытучы яки психолог булырга тиеш ди ул.

  • Узган ялларда Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда яңа субкультура - "ЧВК Рёдан" тарафдарларын тоткарладылар. Казан полициясенең Мәскәү бүлеге 15-20 яшьләрдәге 16 кешене кулга алган.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу агым артында чит илләр дә тора дип саный. "Министрлык җитәкчелеге яшьләрнең деструктив җәмгыятькә җәлеп ителүенә игътибар итәргә тиеш. Бу эш социаль челтәрләр һәм мессенджерлар кулланып башкарыла. Без яшь буын вәкилләренең хокук бозу очракларын теркибез. Бу эш чит илдән дә башкарыла", диде ул.
  • Казаннан тыш, Петербур, Мәскәү, Новосибирски, Курски, Дондагы Ростов шәһәрендә дә тоткарлаулар булды. Петербур полициясе "Галерея" сәүдә үзәгендә 150дән артык үсмерне кулга алды, алар "ЧВК Рёдан" дигән яңа яшьләр субкультурасына иярүчеләр дип фаразланды. Тоткарлауга "Рёдан" вәкилләренең икенче бер яшьләр төркеме белән сугышуы сәбәпче булган диелде.
  • "ЧВК Рёдан" — Русиядә яңа оешкан субкультура. Аларның 2022 елның сентябрендә барлыкка килүе әйтелә. "ЧВК Рёдан" вәкилләре — Hunter x Hunter исемле япон аниме сериалыннан илһамлана диелә. Сериал сюжетында "Геней Рёдан" исемле җинаятьчел төркем бар. "ЧВК Рёдан" атамасы шуннан алынган. Аның тарафдарлары сериалдагы сыман чәчләрен карага буйый, киеменә үрмәкүч тамгасын, 4ле санын ябыштыра. Полиция үсмерләрне шушы тамгалардан танып тоткарлый.
  • Рёданнар "оффник"ларга, ягъни сәбәпсез сугышучыларга каршы көрәшүен белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG