Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә җир тетрәүдән соң Эрдоганның сайлауда җиңү ихтималы кимедеме?


Рәҗәп Тайип Эрдоган тарафдары Төркия президенты сурәтле байрак тоткан, архив фотосы
Рәҗәп Тайип Эрдоган тарафдары Төркия президенты сурәтле байрак тоткан, архив фотосы

18 июньгә кадәр Төркиядә президент һәм парламент сайлавы үтәргә тиеш. Сәяси процессларга февраль башында булган көчле җир тетрәү тәэсир итәргә мөмкин. Төркиядәге сәяси тормышны күзәткән журналист Яшәр Ниязбаев белән илдә сайлау алды вазгыяте турында сөйләштек.

6 февраль көнне Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 46 меңнән арткан. 100 меңгә якын кеше яраланган, якынча 1,5 миллион кеше өйсез калган. Бу 1939 елдан соң Төркия өчен иң көчле зилзилә. Дөньяда корбаннар саны күбрәк булган соңгы мондый җир тетрәү 2010 елда Һаитида булган.

Бу фаҗиганең йогынтысы һәм нәтиҗәләре Төркиядә әле озак үзен сиздерәчәк. Һуманитар өлкәдә зур кризис тудырган зилзилә үзен ил тормышының барлык диярлек тармакларында сиздертәчәк. Мисал өчен, Төркиядә югары уку йортлары укучылары җәйгә кадәр дистанцион укый, җир тетрәүдән зыян күрүчеләрне тулай торакларга урнаштыру өчен студентлар өйләренә җибәрелгән.

Җир тетрәү Төркия иҗтимагый һәм сәяси тормышына да зур йогынты ясый. Бу фаҗигадә шулкадәр күп корбан булуда хакимият гаепле дигән дискуссия көчәя бара, дәүләт җитәрлек әзерләнмәде, афәттән соң ярдәм дә тиешенчә оештырылмады дигән тәнкыйть сүзләре яңгырый. Хакимиятне яклаучылар исә бу табигать казасы, аңа тиешенчә әзерләнеп булмый, җитәкчелек кулдан килгәнне эшләде дип җавап кайтара.

Җир тетрәүдән соң җимерекләр, Каһранмараш
Җир тетрәүдән соң җимерекләр, Каһранмараш

Сәяси бәхәс кыза гына бара, чөнки якын вакытта Төркияне президент һәм парламент сайлавы көтә. 2014 елдан Төркия президенты, моңарчы 2003-2014 елларда илнең премьер-министры булган Рәҗәп Тайип Эрдоган яңа мөддәткә сайланырга тели. Оппозиция исә аның сайлануын булдырмас өчен бар көчен куярга вәгъдә итә.

Сайлауга берничә ай калганда Төркиядә нинди кәефләр һәм җир тетрәү сайлауга ничек тәэсир итә алачак? Белгеч аңлатмасын тәкъдим итәбез.

САЙЛАУ КАЙЧАН УЗАЧАК?

Президент һәм парламент сайлавы Төркиядә бер көнне узачак, канун нигезендә ул 18 июньгә кадәр үтәргә тиеш. Җиңгән намзәт киләсе 5 елга Төркия президенты булып сайланачак.

2018 елда Эрдоган президент сайлавында 52,59% белән җиңү яулый
2018 елда Эрдоган президент сайлавында 52,59% белән җиңү яулый

Сайлау өчен иң кулай көн дип 14 майны атыйлар. Бу Төркия өчен символик көн, чөнки 1950 елда ул көнне сайлауда Төркиянең мөселман карашлы Демократик фиркасе җиңү яулаган, үзләрен Ататөрк варислары дип саналган кемалчылар дәүләт белән үзләре генә идарә итүдән туктаган.

Җир тетрәүдән соң җәмгыятьтә сайлауны күчерергә мөмкиннәр дигән фаразлар да ишетелә башлады. Янәсе, хакимияткә хәзер сайлау үткәрү отышлы түгел, аларның рейтинглары түбән диючеләр бар.

Төркиянең иҗтимагый тормышын актив күзәткән журналист, "Повестка дня Турции" Telegram-каналы авторы Яшәр Ниязбаев сүзләренчә, хакимиятнең сайлауны кичектерү планнары күзәтелми.

Cайлау үз вакытында, 18 июньгә кадәр үтәчәк дип көтелә

— Кызыклы күренеш, сайлауны хәзер үткәрү Эрдоганга зыян салырга мөмкин, ләкин төрле белгечләр һәм чыганаклар сайлау вакытында, 18 июньгә кадәр үтәчәк диләр. Ул юридик яктан сайлауны соңрак үткәрә алмый, канунда җир тетрәү кебек гадәттән тыш хәл төшенчәсе юк. Хакимияткә якын төрле чыганаклар сайлауны кичектерү турында сөйләшүләр, гомумән, алып барылмый диләр. Bloomberg, Reuters чыганаклары да моны раслый, — ди ул.

САЙЛАУДА КЕМНӘР КАТНАША?

Президент сайлавына Рәҗәп Тайип Эрдоган инде теркәлгән. Ә менә оппозициядән 6 фирка берләшеп, бердәм намзәт тәкъдим итте. 6 март кичендә билгеле булганча, Эрдоганга каршы Җөмһүрият халык фиркасе лидеры Кәмал Кылычдароглы көрәшәчәк.

Кылычдароглы җиңү очрагында башка фирка җитәкчеләренә вице-президент вазифалары вәгъдә ителә. Бу 6 фирка:

  • Җөмһүрият халык фиркасе (CHP, кемалчылар фиркасе),
  • Яхшы фирка (İyi Parti, милләтчел консерватив фирка),
  • Демократик фирка (DP, милләтчел уңчылар, либераль консерватив фирка),
  • Киләчәк фиркасе (GP, Төркиянең элекке чит эшләр министры Давытоглу оештырган фирка),
  • Демократия һәм прогресс фиркасе (DEVA, либераль консерватив, Европа белән якынаю яклы фирка),
  • Сәгадәт фиркасе (Saadet, дини милләтче фирка).

Идеология һәм карашлары шактый төрле булса да, бу фиркаләр Төркияне "демократик юлга кайтару" максаты белән берләшеп, сайлауга бердәм намзәт куярга булды. Низагларсыз да булмады, март башында Яхшы фирка оппозиция килешүеннән чыгуын белдергән иде, фирка җитәчелеге фикеренчә, Кылычдароглуның рейтингы югары түгел.

Яхшы фирка тәкъдим иткәнчә, Эрдоганга каршы оппозициядән сайланган һәм халыкта шактый популяр саналган Әнкара мэры Мансур Яваш яки Истанбул мэры Әкрәм Имамоглуны кую кирәк, бу очракта җиңү мөмкинлеге зуррак булыр иде. Нәтиҗәдә, Яваш белән Имамоглуга да вице-президент вазифалары вәгъдә ителде, Яхшы фирка оппозиция килешүендә калды.

Моннан тыш башка оппозицион көчләр дә үз намзәтләрен тәкъдим итәргә җыена.

ҖИР ТЕТРӘҮ ТӨРКИЯНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ТОРЫШЫНА НИЧЕК ТӘЭССИР ИТТЕ?

Җир тетрәүдән соң сайлау алды сораштырулары, социологик тикшеренүләр әле чыкмады, шуңа күрә конкрет саннарны әйтеп булмый, ди журналист Яшәр Ниязбаев. Шул ук вакытта, җәмгыятьтә үзгәрешләрне чамалап була, дип саный ул.

Яшәр Ниязбаев
Яшәр Ниязбаев

— Бу фаҗига оппозициягә күп мөмкинлекләр, хакимиятне тәнкыйтьләргә форсатлар ачты. Һәм алар моны сәяси көрәштә актив куллана. Шуңа күрә җир тетрәү хакимият шансларын киметергә мөмкин, — ди Ниязбаев.

Җир тетрәүгә кадәр генә сораштырулар Эрдоган рейтингының бераз күтәрелүен күрсәтә иде, күбесенчә, бу әле карар кылмаган кешеләр булган. Гомумән, карар кабул итмәгән кешеләр санын сораштырулар 19% дип күрсәтә иде. Сайлауга халыкның 80%тан артыгы йөри, һәм бу санга караганда, 19% шактый югары күрсәткеч, ди журналист.

Шунысы да мөһим: җир тетрәүдән зыян күргән районнарда Эрдоганны хуплаучылар күп яши иде.

Төркия халкының 15%ы җир тетрәүдән зыян күргән районнарда яшәгән. Алардан якынча 70% Эрдоган өчен тавыш биргән

— Төркия халкының 15%ы җир тетрәүдән зыян күргән районнарда яшәгән. Алардан якынча 70% Эрдоган өчен тавыш биргән. Күз алдына китерегез, хәзер аларның нинди өлеше фикерләрен үзгәртәчәк. Моны фаразлау кыен, ләкин хисси яктан андагы халыкның фикерләрен аңлап була. Еш кына аерым йорттагы кешеләрне объектив рәвештә коткарып булмаса да, ул йорт янында торган, анда туганнарын-якыннарын югалткан кешенең кәефен чамалый алабыз, — дип әйтә Ниязбаев.

Коткаручыларның протоколлары, эш тәртибе бар. Кайчак аерым йортларда җимерекләрне җыю катлаулырак, шуңа алар башка йортларга тотынган. Объектив яктан бу дөрес, әмма "минем йорт астында туганым калды, аны коткарыгыз" диючеләр бу чынбарлыкны объектив кабул итә алмый. Мондый районнарның шактый күп булуын исәптә тотканда, Эрдоган өчен тавыш бирүчеләрнең кимүен фаразлап була, ди ул.

ҖИР ТЕТРӘҮДӘ ЭРДОГАННЫ НИГӘ ТӘНКЫЙТЬЛИЛӘР?

Хакимияткә тәнкыйть ике юнәлештә бара. Беренче зур тәнкыйть: җитәкчелекнең җир тетрәүләргә алдан тиешенчә әзерләнмәве. Галимнәр, сейсмологлар бу районда фаҗига булачагын күптән фаразлаган, әмма аңа әзерлек алып барылмаган диярлек. Аерым алганда, йортларның күбесе ныгытылмаган, кагыйдәләр бозып төзелгән. Социаль челтәрләрдә Япония мисалы еш яңгырый: анда җир тетрәүләр очрагына йортларны төзү "методикасы" кулланыла, нәтиҗәдә, җимерелүләр саны бик аз.

Икенче тәнкыйть – югарыда инде аталган, хакимиятне кешеләрне коткару эшен начар оештыруда гаеплиләр.

Төркиядә төп медиа ресурсларын хакимият контроль итә

— Бу тәнкыйть көчле яңгыраса да, шуны онытмаска кирәк: Төркиядә төп медиа ресурсларын хакимият контроль итә. Шуңа күрә бу проблемнарны киң күләм халык ишетәме, алар турында беләме? Әгәр дә оппозиция социаль челтәрләрне кулланып, интернет һәм башка мөмкинлекләрдән файдаланып, халыкка проблемнарны җиткерә алса, димәк оппозициянең шанслары да югарырак булачак, — дип саный Ниязбаев.

Эрдоган үзе дә чыгышында беренче ике көндә ярдәмнең соңаруын таныды. Икенче яктан, сәясәт ул шундый: нинди дә сәбәп булса, оппозиция һәрвакыт хакимиятне гаепләячәк, бу аның эше, ди ул.

  • Төркия һәм Сүриядә ике тапкыр җир тетрәү 6 февральдә булды. Беренчесенең үзәге Төркиянең Газиантеп шәһәрендә иде. Икенчесе - шулай ук Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә. Зилзилә дәрәҗәсе 7,5-7,8 балл булды.
  • Төркия һәм Сүриягә дөньяның 70 иленнән коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре килде. БМО үзенең гадәттән тыш хәлләр фондыннан ике илдә зилзиләдән зыян күрүчеләргә ашыгыч һуманитар ярдәм күрсәтүгә 25 миллион доллар бүлеп бирде.
  • АКШ исә ярдәмгә 85 миллион доллар бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG