Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина мәхкәмәсе Харьковта телевидение манарасына һөҗүм иткән Русия очучысын 12 елга төрмәгә хөкем итте


Харьков һава һөҗүменнән соң. Март, 2022 ел
Харьков һава һөҗүменнән соң. Март, 2022 ел

Тикшерү фаразынча, узган елның 6 мартында ул хәрби очкычта Украина чиген үтеп чыккан һәм Харьков телевидение манарасына һөҗүм иткән. Шулай ук ныгытылган хәрби техника заводына да һөҗүм ясаган. Очучы сигез һава бомбасы кулланган диелә.

Украина мәхкәмәсе сивил инфраструктура объектларына, шул исәптән Харьковтагы телевидение манарасына бомба атуда гаепләп, Русия очучысын 12 ел төрмәгә хөкем итте.

Аны сугыш кануннарын һәм йолаларын бозуда гаепле дип тапканнар. Бу хакта Украина баш прокуратурасы һәм иминлек хезмәте хәбәр итә.

Хөкем ителүченең исеме әйтелми. Ул Русия Көнбатыш хәрби бүлгесенең хәрби-һава көчләрендәге алтынчы гаскәре хәрби бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары диелә.

Тикшерү фаразынча, узган елның 6 мартында ул хәрби очкычта Украина чиген үтеп чыккан һәм Харьков телевидение манарасына һөҗүм иткән. Шулай ук ныгытылган хәрби техника заводына да һөҗүм ясаган. Очучы сигез һава бомбасы кулланган диелә.

Русия очкычын Украина кораллы көчләре бәреп төшерде, хәрби катапульт ярдәмендә сикерде. Аны җиргә төшкәч тоткарладылар. Әсирлеккә алынуыннан соң сорау алу видеосында ул үзен Максим Криштоп дип таныштыра. Ул Су-34 белән идарә иткән.

Русия тарафы әлеге хөкем карарына фикер белдермәде.

  • 2022 елның 24 февралендә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде.
  • БМОның Украина буенча тикшерү комиссиясе Русия гаскәре Украина җирләрендә сугыш җинаятьләре кыла дип нәтиҗә ясаган иде. Комиссия рәисе Эрик Мёсе Русия хәрбиләре кылган сугыш җинаятьләренә дәлилләр күп җыелды дип белдерде. Мондый теркәлгән җинаятьләр арасында җәзалап үтерү, җәфалаулар, җенси көчләүләр һәм балаларга каршы җинаятьләр, торак пунктларны көчле һөҗүмнәргә тотулар бар.
  • Былтыр 23 майда Киев мәхкәмәсе Сумски өлкәсендә сивил кешене үтерүдә гаепләнүче Русия сержанты Вадим Шишимаринны хөкем итте. Ул сугыш башыннан бирле Украина мәхкәмәсе каршына баскан беренче Русия хәрбие булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG