Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фейк" таратуда гаепләнүче Чаллы IT-белгече  Руслан Ганиевны мәхкәмә залында сак астыннан  азат иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аңа ун ай төзәтү эшләре бирелгән. Ганиевны 6 декабрьдән бирле сак астында тоттылар.

Татарстанның Чаллы мәхкәмәсе Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнүче IT-белгеч Руслан Ганиевка хөкем карарын игълан иткән. Мәхкәмә аны Җинаять кодексының 207.3 маддәсе, 1 өлеше нигезендә гаепле дип тапты һәм 10 ай төзәтү эшләре бирде, дип хәбәр итә "Сетевые Свободы" проекты. Ирнең хезмәт хакының 10 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак.

Шулай ук аның 6 декабрьдән башлап сак астында тотылуы да исәпкә алынган, 3 көн төзәтү эшләрен бер көн сак астында тотылуга тәңгәлләштергәннәр диелә.

Тикшерү фаразынча, 2022 елның 30 мартында, "ВКонтакте" социаль челтәрендә барган бәхәс вакытында Руслан Ганиев Русия хәрбиләренең Украинадагы гамәлләре турында ике тискәре фикер калдырган.

Беренчесендә, Русия хәрбиләре Киев тирәсеннән чигенгәннән соң чыгарганында Ганиев "Болар барысы да нәрсәгә кирәк иде соң?", дигән сорау бирә.

Икенчесендә ул Украинада һәлак булган хәрбиләрнең санын китерә.

Ганиевның бу ике фикерен дә тикшерү "фейк тарату" дип саный һәм саклану министрлыгының рәсми белдерүләреннән өземтәләр китерә.

Ганиевка каршы эш мәхкәмәгә 2022 елның 21 сентябрендә кергән, әмма ул утырышка килмәгән, ирне өендә дә тапмаганнар. Былтыр 6 декабрьдә Ганиевны тоткарлап, тикшерү изоляторына җибәрүләре, хәзер аның эше мәхкәмәдә каралуы хәбәр ителде.

  • Элегрәк "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты Чаллыдан Руслан Ганиевны сәяси тоткын дип таныды. Ганиевны җинаять эзәрлекләве - аның сүз ирегенә хокукын боза һәм Украина белән сугышка каршы булучыларны куркытуга юнәлдерелгән", дип белдерде хокук яклаучылар.
  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • 2022 елда октябрь башында Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG