Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһапов фонды оештыра торган "Яңа татар җыры" бәйгесендә хәрби темага багышланган номинация барлыкка килгән


Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

Яңа номинация "Ил дәшкән чагында" дип атала. Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтүенчә, Русиянең Украинага каршы сугышы барганда бәйгегә "хәрби патриотик темага багышланган җырлар күп килгән". Шулардан ике җырны сайлап алганнар.

Рәшит Ваһапов фонды оештыра торган "Яңа татар җыры" бәйгесендә яңа номинация барлыкка килгән. Ул "Ил дәшкән чагында" дип атала. Бу хакта Ваһапов фонды чаралырына багышланган журналистлар белән очрашуда фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтте, дип яза "Татар-информ".

Фәттахов әйтүенчә, Русиянең Украинага каршы сугышы барганда бәйгегә "хәрби патриотик темага багышланган җырлар күп килгән". Яңа номинациядә ике җырны сайлап алганнар.

Бу юлы "Яңа татар җыры" бәйгесендә 200 җыр каралган. Җиңгән 14 җыр Казанда "Пирамида"да үтәчәк гала-концертта яңгыраячак, дип җиткерә басма.

Конкурсның премия фонды - ике миллион сум. Беренче урын алган җыр - 200 мең, икенче урын - 150, өченче урын алганы 100 мең күләмендә акчага ия булачак. "III Яңа татар җыры" гала-концерты 18 мартта үтәчәк.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. Шул вакыттан бирле хакимият татар-башкорт артистларын пропаганда коралы итеп куллана, алар арасында Украинага һөҗүмне хуплаучылар шактый. Татар-башкорт артистлары мобилизациягә эләгүчеләр каршында җырлый, һуманитар ярдәм җыюны оештыра.
  • Былтыр 18 апрельдә Ваһапов исемендәге фонд Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" дигән махсус концерт уздырды.
  • Чарада катнашкан башкаручыларга моның өчен акча түләнмәде. Концерттан кергән табыш фетнәчел Донбасска ярдәм итүгә күчереләчәк, диелде. Элекке еллардагы чараларын нигездә мул бюджет акчасына үткәреп килгән Рифат Фәттахов "Безнең халыкның аерым бер вазгыятьләрдә ватанпәрвәрлек хисе аеруча ачык чагыла. Урыс эстрадасының йолдыз дип аталучылары чит илләргә чыгып чапканда, татар артистлары Донбасска һуманитар ярдәм идеясе тирәсендә берләште", диде ул. Фәттахов "Татар шагыйрьләре, композиторлары, җырчылары арасында беркайчан да сатлыкҗаннар булмаган һәм булмаячак та", дип тә искәртте.
  • Донбасстагы фетнәчеләрне яклап хәйрия тамашасы җыйган Ваһапов фонды концертында "Без бергә!" дип җырладылар. Бу җырны Артур Исламов белән Алинә Шәрипҗанова башкарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG