Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Economist: Русия демографик кризис кичерә, 50 елдан илдәге халык саны 120 миллионга калырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңгы өч елда илдә халык саны 2,8 миллионга кимегән диелә.

Русиягә демографик һәлакәт якынлаша. Соңгы өч елда Русиядә кешеләр саны көтелгәннән ике миллионга күбрәк кимегән. Бу хакта The Economist яза.

2020-21 елларда Русиядә яшәүчеләр саны 1,3 миллионга азайган булган. Әгәр коронавирустан булган үлем-китемгә Украинадагы сугышта үлгән, илдән киткәннәрне дә өстәсәң, соңгы өч елда Русия 2,8 миллион кешесен югалткан, диелә язмада.

Югалтуларның күбесе этник урыслар арасында булган: алар 78 проценттан 72 процентка калган, диелә. Урыслар кимү сәбәпле, язгы чакырылыш барышында башка халыкларга йөк артачак , дип фаразлый басма. Шулай ук саклану министрлыгының алдагы өч елда Русия гаскәре санын арттыру ниятләре барып чыкмаска мөмкин, диелә.

Әгәр бу демографик күрсәткечләр сакланса, 50 елдан ил халкы 120 миллионга калырга мөмкин, дип яза The Economist, демография өлкәсендә бәйсез белгечкә сылтама белән.

Халык саны кимүен эчкечелек, фәкыйрьлек һәм ирләрнең уртача гомер озынлыгы кимүе (2019 елда – 69 яшь, 2021 елда – 64 яшь) белән дә бәйлиләр.

Шул ук вакытта Русиядән яшь һәм укымышлы ирләрнең күчеп китүе әйтелә. Шул сәбәпле илдә хатын-кызлар ирләргә караганда тагын да күбрәк булачак, диелә. 2021 елда һәр 100 иргә 121 хатын-кыз туры килгән.

  • Күптән түгел Росстат 2022 елга Русиядә демография торышы турында хисап чыгарды. Аннан күренгәнчә, бер елда илдә табигый кимү 599 616 кешене тәшкил иткән.
  • Русиянең бары 10 төбәгендә генә демографик үсеш күзәтелгән. Халык саны Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Саха, Тыва республикалары, Төмән өлкәсендә арткан.
  • Узган ел Татарстанда 36 651 бала туган. Бу 2021 елдан 4 285 сабыйга азрак. Үлемнәр саны 44 784 кешегә җиткән. Республикада үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган.
  • Башкортстанда 36 213 бала дөньяга килгән, ләкин бу 2021 елга караганда 3 120 сабыйга азрак. Республикада 48 816 кеше үлгән. Бер елда Башкортстанда табигый кимү 12 603 кешегә җиткән.
  • 2021 елда уздырылган җанисәпнең нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 4 млн 5 мең кеше, Башкортстанда 4 млн 91 мең кеше яши.
  • Моңа кадәр Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дигән фараз ясаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG