Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ялт-Юлт": Татар кызының дигитал сандыгын әзерлибез


"Ялт-Юлт" проекты
"Ялт-Юлт" проекты

"Ялт-Юлт" – социаль челтәрләрдәге яңа медиа. Авторлар татар мәдәниятен медиа, мода, дизайн һәм заманча сәнгать аша җиткерергә тели. Озакламый "бирнә сандыгы" форматындагы маркетплейс ачылуы көтелә.

Проектның төп концепты – татар кызының бирнә сандыгы. Сайтта тиздән татар дизайнерлары җитештергән кием-салым, бизәнү әйберләрен сайлап алып булачак. Онлайн сатып алу кәрзине урынына бу платформада сандык кулланылачак. Авторлар әлегә сайтта тәкъдим ителәчәк дизайн студияләре белән килешүләр алып бара.

Проектка нигез салучылар – Диана Егорова, Эльвина Вәли, Эльвина Хәбибуллина. Дианага 23 яшь, хәзерге вакытта Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбендә укый. Эльвина Хәбибуллина (21 яшь) – Казан федераль университетының менеджмент бүлеге студенты, ә Эльвина Вәлиева (20 яшь) Казан университетында татар филологиясе факультетында укый. Кызларның укучыларга беренче мөрәҗәгате милли үзбилгеләнеш хакында булды. Алар анда үзләренең шәхси тарихлары белән бүлешә. "Ялт-Юлт", гомумән, мода һәм дизайн хакында гына түгел, авторлар татар хатын-кызының милли үзаңы, тамырлар, мәдәният хакында сөйләшергә тели.

Сүз уңаеннан, проектның исем тарихы да игътибарга лаек: ул тышлыкларының берсендә татар хатын-кызының миллилекне һәм заманчалыкны "берләштергән" киемен сурәтләгән мәшһүр сатира журналы атамасын кабатлый.

Ялт-Юлт (Ялт-Йолт) журналы тышлыгы
Ялт-Юлт (Ялт-Йолт) журналы тышлыгы

Проект авторлары Эльвина Хәбибуллина һәм Диана Егорова белән милли үзбилгеләнү, феминизм, татар хатын-кызына багышланган беренче медиа – "Азат хатын" журналы хакында сөйләштек.

— Идея кемнеке? Проектта кем нәрсә өчен җавап бирә?

Эльвина Хәбибуллина: Минем проекттагы рольне төгәл атавы авыр, кызлар мине мемолог диләр. Мин постлар өчен техник биремнәр язам, яңа материал өчен мәгълүмат эзлим, интервьюлар уздырам.

Диана Егорова: Идея минеке. Без бергәләп фикерләшәбез, материаллар әзерлибез, төзәтәбез. Ике Эльвина – пост авторлары, мөхәррирләр. Мөхәрир эшен мин дә башкарам, текстка ниндидер юнәлеш бирәм. Мин дизайн-коммуникация өчен җаваплы, продукт дизайнеры. Эльвина Хәбибуллина – безнең баш мемолог, ул мемнар уйлап таба, татарларга бәйле мемнар эзли.

— Проект татар мәдәниятенә, милли үзаңга багышланган. Ник беренче постыгыз рус телендә?

Диана Егорова
Диана Егорова

Диана Егорова: Беренчедән, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче татарларның күбесе урыс телле. Татар телен белмәүчеләр дә бар, без аларның да Татарстан, татар мәдәнияте, татар хатын-кызлары, тарих турында укый алуын, аларның да җәлеп ителүен телибез. Икенчедән, бу маркетингка бәйле: бу пост "чәчү" посты, без аны төрле телеграм-каналларда таратабыз, безнең проект турында рус телле блогер кызлар үз телеграм-каналларында язачаклар, аларны рус телле татар кызлары укый. Ике телдә язмыйча, бер телдә язу постның күбрәк таралуына китерә. Бу нибары маркетинг мәсьәләсе. "Татар мәдәнияте хакында русча укырга теләмим" дигән беренче комментардан соң миңа шулкадәр моңсу булды, мин кызларга да "менә шуңа күрә мин бу медианы башларга озак вакыт куркып тордым, чөнки мондый комментарлар киләчәк", дидем.

Мәктәпләрдә татар телен өйрәнмәгән татар кызлары өчен тулысынча әдәби татар телендәге текстны уку авыр булачак. Мәсәлән, "унификация" кебек терминнарны татарчалаштыру гадиләштерү аша гына мөмкин, әмма ул барыбер бу сүзнең тулы мәгънәсен бирми. Шул ук вакытта без татар телен, инглиз теле кебек үк, гадиләштерү яклы. Шуңа күрә һәм башка максатларны да күздә тотып, командага татар филологиясе факультетында укучы Эльвинаны чакырдык. Беренче пост аша безгә татар телен белмәүче татар кызлары килде. Аларга без мәгълүматларны ике телдә дә бирә башлаячакбыз.

Эльвина Хәбибуллина
Эльвина Хәбибуллина

Эльвина Хәбибуллина: Шул ук рус телле постта да Эльвина Вәлиева үз тарихын татар телендә язуны сайлады, без аны русчага тәрҗемә итмәскә булдык. Ул ничек хис итә, шулай язды, фамилиясен ничек язды, шулай калдырдык – русчалаштырмадык. Кеше кайсы телдә уйлый, хисләрен кайсы телдә аңлата ала – пост шул телдә булса, ул күпкә ихласрак. Ягъни, минем язганны башка телгә тәрҗемә итсәләр, ул инде минем хис түгел.

Безнең шәхси язмалар булмаса, ягъни тикшеренүләргә, өйрәнүләргә бәйле эксперт язмалары ике телдә биреләчәк.

Диана: Кайсы телдә сөйләргә икәнен кеше үзе сайламаганда, ул текстлар ике телдә дә булачак. Язма мәгълүмат та, визуаль материал да ике тел өчен җайланачак. Интервью, әңгәмәләр исә сөйләүче кешегә уңайлы телдә язылачак.

— Проект Русия татарларына юнәлгәнме?

Диана: Хәзер күп татарлар мөһаҗирлектә. Алар хәзер элеккечә Казанда, Татарстанда сатылучы милли әйберләрне бер урында сайлап ала алмый. Гадәттә бу ярминкәләр, фестивальләр – анда күбрәк белергә, башка татар кызлары беләр сөйләшергә, аралашырга, бу элемтәләрне ныгытырга була. Хәзер пандемия аркасында, илдәге хәлләрдән соң татарларның күпләп чит илләргә күченүе аркасында әлеге элемтәләр җимерелә кебек. Ярминкәләр, милли әйберләрне сатып алу офлайнда бара. Кибетләр һәм башкалар офлайнда. Шуңа күрә без Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүче татарларны интернет аша берләштерергә телибез. Әлегә без игътибарны Татарстан һәм Русиянең башка төбәкләрендәге татарларга юнәлтергә булдык.

"Ялт-Юлт" проекты
"Ялт-Юлт" проекты

Эльвина: Башта ук глобаль аудиториядән башлау бик авыр. Төрле илләрдәге проблемнарны, авырткан урыннарын өйрәнергә кирәк.

Диана: Һәр илдә татарларның үз репрезентациясе. Бу урында Татарстанда татар гаиләләрендә яшәүче, авылларда яшәүче, Мәскәүдә яки башка төбәкләрдә яшәүче, мөһаҗир татарлар барлыгын, моның өстенә катнаш никахта туган татарлар булуын да истә тотарга кирәк. Без аларның һәрберсенең үз репрезентациясен күрсәтергә телибез. Рус телен белмәүче татарларны өйрәнү әлегә бездән ерак. Безгә әлегә Русиядәге татарларның авырткан темаларын өйрәнергә кирәк.

Эльвина: Хәзергә безгә үзебез белгән, үзебез кичергән әйберләр турында сөйләү җиңелрәк. Соңрак инде киңрәк аудиториягә алынырга була.

— Сез барыгыз да катнаш гаиләләрдән, шулаймы? Берьюлы берничә мәдәни мохиттә яшәп, татар өлешен никадәр саклап була дип уйлысыз?

Диана: Әйе, безнең һәрберебезнең очрагы үзенчәлекле: Эльвиналарның берсе удмурт-татар, икенчесе татар-рус гаиләсеннән, миндә керәшен татары һәм рус каны. Ниндидер уртаклыклар булса да, үз-үзебезне күзаллау, репрезентация төрле. Катнаш никахлар темасы матбугатта аз яктыртыла, бу турыда аз сөйләшенә. Без катнаш гаиләләрдән чыккан яңа балалар буыны. Һәм мондый гаиләләр бик күп. Әмма татарлар турында сөйләгәндә һәрвакыт "чиста татар" гына күзаллана. Бу проблем, чөнки катнаш гаиләдә туган бала "Ә мин? Минем кебекләр бармы? Проблемнары минеке кебек булган кешеләр бар микән?" дип аптырап кала. Мәсәлән, миндә ике мәдәният. Икесен дә начар беләм. Миңа хәзер мәдәниятемне ничек өйрәнергә? Менә шундый яшь татар кызларына үзләренең татар өлешен табарга булышырга телибез.

Эльвина: Минем шәхсән "эчке татарыма" игътибар бик аз тия иде, чөнки безнең гаиләдә рус мәдәнияте өстенлек итте. Нәкъ менә яртылаш татар, яртылаш башка милләт булган татар кызлары, татар мәдәнияте, тарихы турында тиешле белем ала алмаган кызлар бу бушлыкларны "Ялт-Юлт" аша тутыра ала.

Диана: Без, ичмасам, Татарстанда бераз татар телен өйрәндек, татарлар арасында яшәдек. Ә менә Мәскәүдә, финанс университетына килгәч, татарча бөтенләй белмәгән татарларны очраттым, татар мәдәнияте турында кайбер мәгълүматны алар миннән беренче тапкыр ишетте. Алар мәктәптә татар телен өйрәнмәгән, татарча китаплар укымаган. Шул ук вакытта күбрәк белергә, күбрәк өйрәнергә телиләр. Мәскәүдә тугач, аларга үзләрен татар дип тә атавы да авыр, әмма аларда үз мәдәниятен өйрәнү ихтыяҗы бар. Ә медиа мохиттә күбрәк Татарстандагы "чиста татар" турында сөйләнелә, катнаш гаиләдә туучылар проблемнары йомылып кала. Ә бит андыйлар саны елдан ел арта. Яшь буынннан "син татармы?" дип сорасаң, гадәттә "әйе, әмма минем әтием яки әнием азәрбайҗан, рус, казакъ" дигәнне ишетәсең, тулысынча татар гаиләсендә яшәүче татарлар сирәк очрый.

— "Чиста татарлык" тарафдарлары белән ничек килеп эшлисез?

Эльвина: "Ялт-Юлт" татарлар турында начар белгән Мәскәү аудиториясе өчен генә түгел, Татарстанда яшәп, татарларны, тарихны, мәдәниятне яхшы өйрәнгән кешеләр өчен дә белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Мәгълүмат бирер алдыннан, без теманы бик тирән өйрәнәбез.

Диана: Безнең визуаль тикшеренүләребез бар. Мәсәлән, без иске фотографияләрне өйрәнәбез: фотодагы хатын-кызның киемен, портрет фотосының колониальлеген тикшерәбез.

— Бу хакта күбрәк сөйләгез әле.

Эльвина: Совет заманында фотоларда милли колоритны күрсәтү ярамаган. Гадәти совет кызчыгының фотосы – ул, мәсәлән, объектив каршында телефон тотып тора. Милли компонентны фотографияләрдән алып ташлаганнар. Һәр Мәскәү кешесендә булырга тиешле саналган популяр портрет фотосессияләренә махсус әзерләнгәннәр, бүлмәнең совет кешесенеке икәнен күрсәтер өчен хәтта өй җиһазларын алыштырганнар, азәрбайҗан гаиләләрендә тәбәнәк шәрык өстәлләрен кадрдан алганнар, янәсе, башка совет кешеләреннән берни белән дә аерылып тормый. Фатирдагы татар компонентларын, киемнәрне, орнаментларны да алып куйганнар. Бу кайсы татарга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

— Сезнең бер пост "Азат хатын" журналы турында. Ни өчен әлеге темага тукталдыгыз?

Әлеге журналны татар хатын-кызлары җитәкли, Нобель премиясенә тәкъдим ителгән беренче татар хатын-кызы да (журналист, хокук яклаучы Әлмирә Әдиятуллина - ред) әлеге журналда эшли. Мөхәррирләр арасында репрессияләнүчеләр дә бар. Бу журнал совет чорында татар мәдәнияте хакында яза алган, хәтта дини мәсьәләләр күтәрелгән. Хәзерге вакытта сүз иреге турында сөйләнсә дә, хәлләр тагын да начарайды. "Азат хатын" хәзерге "Сөембикә" журналыннан бик аерыла, хәзерге мөхәррирләр татар хатын-кызын көчсез дип атый.

Эльвина: Ягъни, хатын-кызның төп көче аның көчсезлегендә. Бу чыга башлаган вакытында, 1916-1920 елларда көчле, бәйсез хатын-кыз, аның теләсә галимә була алуы, шәп әйберләр җитештерә алуы хакында язган "Азат хатын"нан бик аерыла. Ягъни бик феминистик мотив булган.

— Ә сезгә кайсысы якынрак: "Азат хатын"мы, "Сөембикә"ме?

Эльвина: 1920нче еллардагы "Азат хатын".

— Сез бит аңлыйсыздыр, "Азат хатын" ул миллилек, татарлык темасы түгел, ә совет темасы, индустриализатор хатын-кыз темасы.

Эльвина: 1970-80нче еллардагы журнал, әйе, совет хатын-кызы турында. Әмма журнал чыга гына башлаган вакытта анда мәдәни практикалар хакында, милли ашлар, дин, хатын-кыз хокуклары турында язганнар.

Диана: Бу унификация шартларындагы хатын-кыз турында. Совет цензурасы фонында үзеңнең милли тәңгәллегең, милли мәдәният хакында сөйләү бик авыр булса да, алар аны сөйли алганнар. Бу бик зур батырлык дип саныйбыз. Алар феминизм турында турыдан туры сөйли алмаган, рәссамнар кебек, иллюстрацияләр аша җиткергән.

Эльвина: Беренче тышлыкларда галәмче киемендәге хатын-кыз, галимә, бала имезүче яулыклы хатын-кыз сурәтләре бар. Ул вакытта феминизм хакында сөйләү авыр булган, аеруча милли контекстта, әмма алар булдыра алган кадәр эшли алган. Шуңа күрә аның хәзерге дәвамчысы бөтенләй башка журнал кебек тоела. Минем шундый теориям бар: журналның элекке аудиториясе башка буын – университетларда белем алучы, карьера башында торучы яшь хатын-кыз булса, хәзер "Сөембикә" гаиләле хатын-кызлар өчен кебек. Ягъни журнал аудиториясен үзгәртте кебек.

Диана: Гомумән алганда, феминизм ул бәйсез, карьерист хатын-кыз турында түгел, феминизм ул сайлау мөмкинлеге турында: ягъни син гаилә корасың, өеңне бизисең, ашарга пешерәсең, дин тотасың икән, син дә азат хатын. Үзеңне өйгә яки гаиләңә багышласаң, син феминист була алмыйсың дигән сүз түгел, бу синең сайлавыңа бәйле һәм менә бу мөһим. "Азат хатын" да безгә шунысы белән ошый, ул татар хатынының сайлау мөмкинлеге булуы хакында: ул азат хатын менә мондый кеше дими, ә азат хатын татар анасы да, татар галәмчесе дә, татар җырчысы да була ала, ди.

Эльвина: Казанда "Фем-кызлар" бар. Ягъни оештыручылар – татар кызлары, шуңа хәрәкәтнең исеме татарча, алар тулысынча рус телендә яза, милли колорит юк.

"Ялт-Юлт" проекты
"Ялт-Юлт" проекты

Хәзергә "Ялт-Юлт" – телеграм-канал. Азакта бу ни булачак?

Диана: Без татар кызының дигитал сандыгын ясыйбыз. Аудитория туплар өчен, ягъни проект турында һәм анда тәкъдим ителәчәк брендлар турында күбрәк кеше белсен өчен, хәзерге вакытта медиапроект эшлибез. Әлеге медиа безнең белән эшләргә теләүчеләрне табарга да ярдәм итәчәк. Без хәзер кибетләр белән килешүләр төзибез. Башта безнең сайтта аларның тауарларына ташлама промокодлары күрсәтеләчәк, ә сатып алыр өчен ул кибетләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Киләсе этап – ул тауарларны инде безнең сайттан сатып алып булачак, ягъни кулланучы 3D форматындагы сандыкка тауарлар җыя, аларны төрле киштәләргә урнаштыра ала. Төрле уеннарда сандык кулланыла, без дә геймификация техникасын кертергә җыенабыз. Бирнә өчен махсус зур сандык сатып алырга кирәкми, әлеге сандыкны һәркем үз телефонына урнаштырып, анда инде нәрсәләре бар икәнен белеп торачак.

Безнең максат - җирле брендларга булышу гына түгел, ә гаилә, әби-бабайлар, әти-әниләр белән элемтәләрне ныгыту

Баштан ук проект татарларның яңа буыны өчен уйланылды – тулысынча татар гаиләсендә яки катнаш гаиләләрдә, Татарстанда яки башка төбәкләрдә туучы кызлар өчен, алар белән феминизм яки башка темаларга сөйләшү өчен. Әлеге буынга мөрәҗәгатьләребезнең берсе – җирле брендларга булышу. Яңа буынның җирле икътисадны күтәрү мөмкинлеге юк. Әмма без, масс-маркеттан сатып алганчы, җирле брендларны хуплый алабыз – бу милли мәсьәләгә дә, җирле икътисадка да уңай йогынты ясаячак. Әлеге брендларның күбесен хатын-кызлар ясый, әйдәгез, аларга, үзебез кебек хатын-кызларга, аеруча хәзерге катлаулы заманда, ярдәм итик.

Безнең максат - җирле брендларга булышу гына түгел, ә гаилә, әби-бабайлар, әти-әниләр белән элемтәләрне ныгыту – шуңа күрә безнең татарча сөйләшүче әбиләрдән килгән хәбәрләр, әби рецептларына бәйле контент күп булачак, әбиләр яки әниләр киенгән киемнәр белән без кигән күлмәкләрне чагыштырачакбыз. Яшьләр арасында туганнарыннан аерылып тору тренды бар, без, киресенчә, якынаю яклы. Авыллардагы тәрәзә йөзлекләре, әбиләрнең сандыклары турында язарга телибез. Яңа татарча компонент сатып алу мәҗбүри түгел, син гаиләңне, тамырларыңны, туган йортыңны өйрәнеп, алардан да илһамлана аласың.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG