Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия хәрбиен хезмәт иткән урынын калдыруы һәм машина куып алып китүе өчен биш ел колониягә хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшерү фаразынча, 2022 елның июлендә "хәрби хезмәттән ял итәргә теләп", ул Кяхта шәһәрендәге хәрби бүлекчәсенә килмәгән. Шул исәптән мобилизация игълан ителгәч тә күренмәгән. Бу вакытта ул үз өендә булган диелә.

Пермь гарнизон мәхкәмәсе хәрби хәрәкәтләр вакытында хезмәт иткән урынын калдыруы һәм машина куып алып китүе өчен Бурятия хәрбиен биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән. Ул гаскәрдә контракт нигезендә хезмәт иткән булган. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аны урлау максаты булмаса да, канунсыз рәвештә машинага ия булуда (Җинаять кодексының 166 маддәсе, 1 өлеше) һәм үзбелдеге белән хәрби бүлекчәне калдырып китүдә (Җинаять кодексының 337 маддәсе, 5 өлеше). Шулай ук ул 30 мең сум штраф түләргә тиеш булачак.

Тикшерү фаразынча, 2022 елның июлендә "хәрби хезмәттән ял итәргә теләп", ул Кяхта шәһәрендәге хәрби бүлекчәсенә килмәгән. Шул исәптән мобилизация игълан ителгәч тә күренмәгән. Бу вакытта ул үз өендә булган диелә.

Узган елның ноябрендә хәрби "урлау ниятеннән башка гына" үзенең шәһәрендәге хатын-кызның машинасын куып алып Пермьгә киткән. Икенче көнне машина куып алып китүе өчен полиция тарафыннан тоткарланган.

Мәхкәмә хәрбинең "гаебен тануын, үкенүен, беренче тапкыр җаваплылыкка тартылуын", сугышта катнашуын һәм алты яшенә кадәр әтисез үскәнгә, "бу хәлнең тәрбиясендә дә чагылуын" исәпкә алган диелә.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG