Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә укытучыларга хезмәт хакы бурычлары 15 тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган елның декабрь ахырында мондый бурычлар бөтенләй булмаган, ә ел дәверендә иң күп дигәндә укытучыларга 15 миллион сум гына бурыч булган. Ә хәзер Русиядә укытучыларга бюджеттан түләүләр белән бәйле бурычлар 152 миллион сумга җиткән.

Русиядә укытучыларга бюджеттан түләүләр белән бәйле бурычлар 152 миллион сумга җиткән, әле гыйнварда гына бу бурыч 10 миллион сум булган. Бу "Росстат"ның социаль-экономик хәл турындагы хисабыннан күренә. Документ белән Сибирь.Реалии танышкан.

Узган елның декабрь ахырында мондый бурычлар бөтенләй булмаган, ә ел дәверендә иң күп дигәндә укытучыларга 15 миллион сум гына бурыч булган. Ягъни әлеге әҗәт 2023 елның гыйнвары белән чагыштырганда, мартка кадәр 15 тапкырга, узган елгы иң "бурычлы" чоры белән чагыштырганда исә - 10 тапкырга арткан.

Бюджеттан акча бүлмәү аркасында җыелган әҗәттән тыш, укытучыларга "үз акчалары булмау сәбәпле" эш бирүчеләрнең дә 10 миллион сум бурычы тупланган.

Шул сәбәпле мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр каршындагы гомуми бурыч 162 миллион сум булган. Бу акчаларның 146 миллион сумы төбәк бюджетларыннан бирелергә тиеш булган.

Февраль ахырына кадәр бөтен өлкәләрдә хезмәт хаклары белән бәйле гомуми бурычлар 799 миллион сум булган. Бу – гыйнвар белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк. Барлыгы 19 мең эшченең хезмәт хакы тоткарлана, гыйнварда андыйлар саны 8,3 мең булган.

  • Февраль башына Русия бюджеты дефициты бер айда 14 тапкырга артты. Узган ел ахырында хакимиятләр 2023 елга бюджет дефициты 2,9 триллион сум булачак дип ниятләде. Керемнәр кимү һәм чыгымнар арту аркасында беренче айда ук Русия моның яртысыннан артыгын сарыф итте. Гыйнварда ил бюджеты 1,8 триллион сум югалткан. Бу – узган ел белән чагыштырганда 14 тапкырга күбрәк һәм ким дигәндә соңгы 25 елда гыйнвар өчен иң начар күрсәткеч.
  • Русия бюджетының экспорттан керемнәре гыйнварда дүрт тапкырга диярлек кимегән.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы һәм шул сәбәпле илгә кертелгән чикләүләр төбәкләр бюджетына да нык бәрде. Әйтик, 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
  • 2023 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 103,5 млрд сумга җитте. Бу узган елның ноябрь азагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG