Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның дәүләт бурычы 103,5 млрд сумга җиткән


Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

Дәүләт бурычы Мәскәүнең Татарстанга 1,7 млрд сум кредит бурычын чигерүе шартларында арта диелә.

2023 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 103,5 млрд сумга җиткән. Бу узган елның ноябрь азагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк. Ул вакытта 97,6 млрд сум күләмендә бурыч җыелган диелгән иде.

2023 ел азагында республиканың дәүләт бурычы тагын да артачак дип көтелә. Бу хакта бүген Татарстан финанс министры урынбасары Алексей Шишкин Дәүләт шурасының бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышында белдерде.

"Бүген Татарстанның бюджет кредитларыннан 98 млрд сум бурычы бар (республиканың гомум дәүләт бурычына федераль бюджет кредитларыннан тыш, дәүләт гарантиясе, Үзәк банк бәяләгән бурычлар да керә). Киләсе елда ул күпкә күбрәк булачак. Ел тәмамланмаган, шуңа бу сумманы әйтү иртәрәк", диде ул.

Дәүләт бурычы Мәскәүнең Татарстанга 1,7 млрд сум кредит бурычын чигерүе шартларында арта. Сүз республикага федераль бюджеттан инвестицион проектлар өчен бирелгән бюджет кредитлары турында бара. Шишкин аңлатуынча, әлеге акчага оештырылган яңа оешмаларның Мәскәүгә җибәргән салым күләменә карап, шуның кадәр кредит суммасын кичектерәләр.

"Без кредитларны салым хисабына каплый башладык. Яңа оешмалар яңа салым түли. 2022 елда бу 1,7 млрд сум булды. Килешүдә язылганча, әлеге сумма, шул исәптән процентлар бетерелә", диде ул.

Бюджет кредитлары Русия төбәкләре арасында бары Татарстан белән Мәскәү өлкәсендә генә чигерелгән.

Узган ел азагында Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин имзалаган карарда дәүләт бурычын арттыру көтелә дип әйтелде. Шул ук вакытта бурыч күрсәткече Татарстан бюджеты кеременә карата 50 проценттан артмаячак диелде.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды.
  • 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Быел республиканың кереме 343,7 млрд сум, чыгымы – 370,9 млрд сумны тәшкил итәчәк. Дәүләт шурасы депутатлары киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG