Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның дәүләт бурычы 97,6 млрд сумга җиткән


Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

Ел башыннан бурыч 1 млрд сумга арткан. Киләсе елда ул тагын да күбәер дип көтелә.

1 ноябрьгә Татарстанның дәүләт бурычы 97,6 млрд сумга җиткән. Бу хакта премьер-министр Алексей Песошин имзалаган республиканың 2023 елга исәпләнгән дәүләт бурычы сәясәте карарында әйтелә.

Ел башыннан дәүләт бурычы 1 млрд сумга арткан. 1 гыйнварда ул 96,6 млрд сумны тәшкил иткән булган. Шуның 86 млрд сумы – федераль бюджеттан алынган бюджет кредитлары, 10,6 млрд сумы – дәүләт гарантияләре.

Документта әйтелгәнчә, киләсе елда Татарстанның дәүләт бурычы тагын артырга мөмкин.

"Валюта базарында тотрыклылык сакланган очракта (Русия рубле чит ил акчасына карата үзгәрмәсә), инфраструктур бюджет кредиты алу сәбәпле Татарстан дәүләт бурычын арттыру көтелә. Шул ук вакытта бурыч күрсәткече Татарстан бюджетына карата 50 проценттан артмаячак (республиканың еллык салым һәм салым булмаган керемнәренә карата исәпләнә)", диелә документта.

Дәүләт бурычы сәясәте нигезендә Татарстан киләсе өч елда банклардан кредитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр алмаячак. Документта республиканың Русиядән алган бюджет кредитларын кайтару вакытын 2022 елдан 2029 елга күчерү эше алып барылуы әйтелә.

Быелның 9 аенда Русия төбәкләренең бурычы 9 процентка арткан. Үсеш 75 төбәктә күзәтелгән.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды. Республиканың 2023 елга исәпләнгән бюджеты 27,1 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

Татарстан бюджетының чыгымнары артуга китергән сәбәпләрнең берсе – Мәскәүнең социаль бурычларны төбәкләргә йөкләве һәм шул ук вакытта минималь хезмәт хакын күтәрү зарурлыгы. 1 июньнән ул 15 279 сумга җитте. Шулай ук яшәү минимумы күләме, 8-17 яшьлек балалар өчен айлык түләү арттырылды. Моннан тыш, федераль програмнар, илкүләм проектлар, юл эшләре, капиталь төзелеш һәм социаль-мәдәни корылмаларны төзекләндерү өчен чыгымнарны өстәп язарга кирәк, диелде.

Моңа кадәр Татарстан финанс министры республика бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтуын хәбәр иткән иде. Бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле. Моннан тыш, киләсе елда федераль үзәк Татарстанга финанс ярдәмне дә киметәчәк.

Шул ук вакытта узган 9 айда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 64 процентын (594 млрд сум) Мәскәүгә күчергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG