Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Стопкоронавирус" сайты вакцина ясаткан русияләр турында мәгълүмат бирүдән туктый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күп кешедә COVID-19га каршы тәнчекләр вакцина ясатмаса да һәм авыру билгеләре күренмәгән булса да табылган, статистиканы шул сәбәпле дә алып барудан туктаталар диелә.

"Стопкоронавирус.рф" рәсми порталы коронавируска каршы күмәк иммунитет һәм вакцина ясатучылар саны турында исәпләүләр алып барудан туктый. Күп кешедә COVID-19га каршы тәнчекләр вакцина ясатмаса да һәм авыру билгеләре күренмәгән булса да табылган, статистиканы шул сәбәпле дә алып барудан туктаталар диелә.

Роспотребнадзорда белдерүләренчә, элегрәк статистиканы нигездә чикләүче чаралар кертү ниятләнгәндә кулланганнар, хәзер исә моның кирәге юк.

COVID-19га каршы вакцина ясатучылар турындагы мәгълүматны хәзер Русия саклану министрлыгы грипптан вакцина ясатучылар турындагы белешмәләр кебек, вакыт-вакыт чыгарып барачак, дип яза "Коммерсантъ".

Шул рәвешле, "Стопкоронавирус.рф" сайтында хәзер көн саен бер тәүлек эчендә коронавирус йоктырган, хастаханәгән кергән һәм үлгән русияләр турында гына мәгълүматлар чыгып барачак.

Беренче тапкыр порталда вакцина ясатучылар турындагы мәгълүматны 2022 елның августында туктатканнар иде. Ул чакта моны күмәк иммунитет дәрәҗәсен исәпләүнең яңа методологиясен булдырырга кирәк дип аңлаттылар. Шул вакыттан бирле белешмәләр яңартылмады.

Шул ук вакытта Чаллыда коронавирус йоктыручылар санының артуы күзәтелә. Бу хакта Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев белдерде, дип яза Сhelny-biz.

Бу уңайдан шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр халкына битлекләр киеп йөрүне мәҗбүри итеп куймыйбыз, әмма муниципаль оешмалар профилактика чараларын күрергә тиеш, дип белдергән.

"Әлегә коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыклы түгел. Янәшәбездәге хезмәттәшләребездән дә күрәбез: ОРВИ дип уйлыйлар, табиблар карый башлагач коронавирус булып чыга. Коронавирус беркайда да китмәде", дигән ул.

  • Татарстанда мәҗбүри вакцина ясату 2021 елның 11 октябреннән кертелгән иде. Аерым алганда 60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары, социаль оешмалар, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәләре, сәнәгать оешмалары, төзелеш, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре һәм түрәләр вакциналанырга тиеш иде.
  • Былтыр март аенда исә мәҗбүри вакцина ясату таләбен гамәлдән чыгардылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG