Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия тоткын хатын кызларны Донецкига китерә, аларны фронтка җибәрмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Русь сидящая" хәрәкәтенә нигез салучы Ольга Романова әйтүенчә, аларны илнең көньягындагы колонияләрдән туплаганнар.

Русия үзенең гаскәрләрендәге югалтуларны тулыландыру өчен Донецки өлкәсенең басып алынган җирләренә тоткыннар белән эшелон китергән, алар арасында хатын-кызлар да бар, дип җиткерә Украина кораллы көчләре баш штабы. "Русь сидящая" хәрәкәтенә нигез салучы Ольга Романова сүзләренчә, хатын-кызларны Русиянең көньягындагы колониядән алып киткәннәр. Бу хакта "Важные истории" хәбәр итә.

Романова басмага мондый чаралар турында узган ел ахырында ук ишеткән идем дип әйткән. "Аларны Русиянең көньягындагы колонияләрдән алып киткәннәр. Төгәл генә кайда икәнен белмим, әмма алар Краснодар краенда Кущёвкада эшләгән. Ике айлап авыл хуҗалыгында, теплицаларда һәм сыер утарларында эшләтеп тотканнар", ди Романова. Аның әйтүенчә анда йөзләгән тоткын хатын-кыз булган, соңрак аларны Украинага җибәргәннәр.

4 февральдә Украина баш штабы Русиянең тоткын хатын-кызларын Украинадан басып алынган җирләр аша сугышка җибәрәләр, дип хәбәр иткән иде. Шулай ук оешма Донецки өлкәсенең оккупациядәге Снежное шәһәре хатын-кызлар колониясеннән 50ләп кешене сугышка алуларын әйтте. Аларны хәрби әзерлек уздыру өчен Русиягә чыгарганнар диелде.

2022 елның декабрендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы Евгений Пригожинга Свердлау өлкәсе канун чыгару җыены депутаты Вячеслав Вегнер мөрәҗәгать итте. Ул Свердлау өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендәге 6нчы төзәтү колониясендә җәза үтәүче хатын-кызлар үзләрен элемтәчеләр, табиблар, шәфкать туташлары буларак сугышка җибәрүне сорады диде. "Бу юнәлештә эшлибез. Каршылык бар, әмма хәл итәрбез, дип уйлыйм", дигән иде Пригожин.

9 февральдә Пригожин сугышка җибәрү өчен тоткыннарны башка җыймавын белдерде. "Русь сидящая" фондына нигез салучы Ольга Романова "Пригожинны төрмәләрдән Шойгу кысрыклап чыгарды", тоткыннарны хәзер саклану министрлыгы сугышка ала дип белдерде. Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре дә шундый ук фикердә.

  • 2022 елның языннан медиа чараларында "Вагнер"ның Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүе турында хәбәрләр чыга башлады. Моның өчен аларга ярлыкау вәгъдә иттеләр.
  • Русия колонияләреннән Украинадагы сугышка ничә тоткынның җибәрелүе төгәл билгеле түгел. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) узган ел тоткыннар саны 30 мең кешегә кимүен хәбәр итте.
  • Гыйнварда "Русь сидящая" фонды җитәкчесе Ольга Романова "Вагнер" 50 меңгә кадәр тоткынны сугышка җәлеп иткән булырга мөмкин дип әйткән иде. Ул фронтта 10 меңләп тоткынның калуын әйтте, калганнары исә йә һәлак булган, яки яраланган, хәбәрсез югалган, качкан һәм әсир төшкән диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG