Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акылга сыймый торган хаталар". "Татар әдәбияты тарихы" тирәсендә бәхәс чыкты


"Татар әдәбияты тарихы"ның үзгәртеп бастырылган 1-2 томлыгын әзерләүчеләрне тарихны бозуда гаепләп чыктылар. Яңа басмада аерым галимнәрнең хезмәте төшереп калдырылуы да ризасызлык уятты.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) "Татар әдәбияты тарихы"ның 1-2 томлыгының яңа басмасын тәкъдим итте. "Татар-информ"да узган матбугат очрашуы галимнәр арасында бәхәс китереп чыгарды. Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, әдәбият галиме Дания Заһидуллина бу хезмәтне совет чоры идеологиясеннән һәм географик яктан бары Татарстан белән чикләнүдән арынган хезмәт диде. Фольклорчы галим Марсель Бакиров яңа басманы эшләүчеләрне тарихны бозуда һәм аерым галимнәрнең хезмәтен төшереп калдыруда гаепләп чыкты.

"Татар әдәбияты тарихы"ның 1-2 томнары V гасырдан башлап урта гасыр әдәбиятын үз эченә ала. Аның беренче басмасы беренче тапкыр 2014 елда чыккан. 9 елдан соң ул үзгәрешләр белән кабат дөнья күрде. Беренче һәм икенче басма арасында аермалар 15-20 процент тәшкил итте диде институт галимнәре. Татарстан китап нәшрияты яңартылган хезмәтне 3,5 мең данәдә бастырган.

Яңа басма аерым галимнәрдә тәнкыйди сораулар уятты. Фольклорчы галим Марсель Бакиров анда зур галимнәрнең мәкаләләре төшеп калган ди.

"Беренче басмага кергән бик җитди кыйммәтле материаллар төшеп калды. Резидә Кадыйрова, Мәсгут Гайнетдинов кебек мәрхүм галимнәрнең менә дигән мәкаләләре! Үлгәннәренә күпме вакыт та үтмәде, аларны онытуга таба барабыз. Аларның материалларнын төшереп калдыруны мин мәсхәрә дип саныйм. Аларның мәкаләләрен беркем дә тәнкыйть иткәне, кире какканы юк. Ни өчен төшеп калган? "Татар әдәбияты тарихы"ның беренче басмасыннан безнең тарафтан шактый күп вакыт тәфсилләп өйрәнелгән һәм зур галимнәр тарафыннан ачыш һәм беренче хезмәт дип югары бәяләнгән һуннар турындагы хезмәтебезне төшереп калдырылуын нәрсә белән аңлата аласыз?" дип сораулар куйды ул.

Марсель Бакиров сүзләренчә, яңа басмада тарихи идеологик хаталар киткән. Ул үзенең хезмәтләренең дә төшеп калуын әйтте.

"Яңа табышларга таянып язылган "Идегәй", кызыклы ачышларга нигезләнгән "Чура Батыр" хезмәтем төшеп калган. Иң гаҗәбе шунда, "Чура Батыр" дигән дастан Лилия Мөхәмәтҗанованың идеологик хаталардан торган мәкаләсе белән алыштырылган. Имеш, Чура Батыр - Казанны саклаучы прототип. Ул Казанны саткан, Иван Грозныйны Казанны алырга чакырып яткан һәм соңыннан Иван Грозный янына качып киткән вакытта тотылып җәзалап үтерелгән шушы кеше Казанны саклаучы Чура Нарыковның прототибы дип аңлатылган. Бу бит акылга сыймый торган хаталар. Ничек шундый хаталарга юл куелды? Мин аңлап бетермим, җәмәгать. Ни өчен зур бәяләр бирелгән минем мәкаләм төшеп калды? Минем һуннар турында язган мәкаләмә нинди зур галимнәрнең фикерләре чыккан. Бу кемгә комачаулаган? Миллионларга төшкән өстәмә басманы нигә яңадан бастыру кирәк табылды? Асылда беренче томда чыккан әйберләрне беркем дә инкарь итә алмый бит. Нинди юлга төштегез сез? Хөкүмәтнең акчасы кычытып тора мени соң? Болгар дәүләтенең Көнчыгыш орбитасына керүен беркем дә инкарь итә алмый. Резидә Кадыйрова тикшергән, гомерен багышлап шуны язган. Мескен, үлеп кабергә керүе булды, аны чыгарып атканнар. Акылга сыймый торган хәл бит бу", дип гаҗәпләнде ул.

Марсель Бакировның тәнкыйтенә галимә Дания Заһидуллина җавап бирергә тырышты. Ул иң элек "Татар әдәбияты"ның 3 һәм 4 томнары кабат басмага бирелүен, анда галимә Резидә Кадыйрованың материаллары да, редакторлыгы да саклануын әйтте. Яңартылган дүртенче томда Флүн Мусин, Фәрит Бәширов материаллары урын алган. "Мәсгут абый, Марсель абый турында язмалар томнарда нигездә саклана", диде ул.

Заһидуллина фикеренчә, 1-2 томның яңа басмасына үзгәрешләр кертелүе яңа чыганаклар барлыкка килүе белән бәйле. Моңа кадәр Болгар чорына караган Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре бердән-бер чыганак дип саналса, соңгы биш елда ТӘСИ Давут Сувари исеме белән бирелгән автор хезмәтен кайтара алды дип аңлатты. Моннан тыш, тагын бер шигырь табылган.

Бакировның прототөрки - һуннарның сүз сәнгате турындагы язмасы төшеп калуга җавап биреп, Заһидуллина аның тарихи чикләргә туры килмәве белән аңлатты.

"Без академик басма, татар әдәбияты тарихы турында сүз алып барабыз. Ул - безнең эраның V гасырыннан башланган гомумтөрки әдәбият. Бу бөтен төрки дөньясында кабул ителгән вакыт. Прототөркиләрнең яшәү вакыты безнең эрага кадәр III-II гасырга кадәрге вакыт санала. Ягъни, без бу материал белән X гасыр дәвамында чорга килеп керәбез. Шуңа күрә бу язма "Татар әдәбияты тарихы"на кертелмәде. Прототөркиләр дип аталган һуннар, аерым бер кабиләләр, Алтайда, Монголиядә яшәгән төркиләр тарихи-мәдәни күзәтүләрдә язылган", диде ул.

"Берничә томда бер үк материал ике авторның ике мөстәкыйль материалы итеп бирелде. Академик басмада бу мөмкин түгел. Академик басмада "Кыйссаи Йосыф" яки "Чура Батыр" турында ике авторның ике материалы була алмый", дип өстәде ул.

"Ләкин ул идеологик хаталы бит! Шуның белән алыштыргансыз бит. Әдәбият тарихын ялгыш аңлатуга алып кертәбез бит", ди кушылды бәхәскә Марсель Бакиров.

"Бу бәхәс билгеле бер фольклор мәктәбенең карашлары белән бәйле. Лилия Мөхәммәтҗанова фольклордан докторлык диссертациясе яклаган хезмәт авторы. Ачыклык кертер өчен махсус фәнни мәкалә сорыйдыр дип уйлыйм мин", дип җавап бирде Заһидуллина.

Бакиров тюрколог Николай Баскаковның хезмәтендә тел өйрәнү һуннардан башлануын әйтте һәм ТӘСИне тарихтан баш тартуда гаепләде.

Шуннан соң бәхәскә ТӘСИнең әдәбият бүлеге җитәкчесе, галим Әлфәт Закирҗанов кушылды. Ул яңа басмада Чура Батырның дөрес күрсәтелмәвен кире какты. Моны ул җыелып фикер алышканнан соң кабул ителгән карар дип аңлатты.

"Чура Нарыковның кем булуы - хыянәтчеме, юкмы - бу бик тә бәхәсле әйбер. Тарихчы Дамир Исхаковның махсус мәкаләсе бар. Тарихчылар бу версияне дөрес табабыз дип Лилия Мөхәммәтҗанова фикерен яклый. Ул, дөресрәге, Фатыйх Урманчеевтан килә. Татар энциклопедиясенә нәкъ шушы фикер килеп кергән. Ул таяныч һәм чыганак булып тора. Чура Нарыков турында фикер безнең институтның фольклор бүлеге фикерләре белән туры килә икән, ә анда өч фән докторы эшли, институт әлеге томны эшләүче буларак Марсель абый фикере белән бәхәскә керә ала бит. Тарихчылар яклаган фикер безгә өстенлекле кебек күренде", диде ул.

Закирҗанов элекке томнардагы язмаларны, шул исәптән Марсель Бакиров мәкаләләрен табып укып була диде.

"Юк ул, беркайда да, гафу итегез. Язучылар берлегендә дә, башка урында да юк. Энциклопедиягә Урманчеев аны ялгыш кертте. Ул аклана алмады, соңыннан риза булды. Чура Батыр - сатлыкҗан булган ул", диде Бакиров.

ТӘСИ мөдире Ким Миңнуллин бу гаепләүләрне фәнни бәхәс дип атады.

"40нчы еллардан башлап институтта фольклор мәктәбе яшәп килә. Аның традицияләре, үзенең табышлары бар. Сез соңгы елларда фольклор бүлегендә хезмәт куйган кеше. Сезнең катнашыгызда 25 томлыкны әзерләгәндә бик кызу бәхәсләр бара. Алга таба да бәхәсләр булыр. Фәнни мәктәпнең үз карашы, табышлары бар. Без бу белгечләрнең фикерләрен дә читкә куя алмыйбыз", диде ул.

Узган ел Казанда "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгы тәкъдим ителде. Яңа хезмәттә язучы Гаяз Исхакыйның моңа кадәр "ак тап" булып саналган әсәрләре кертелде. Соңгы өч томда Башкортстанда яшәүче әдипләр иҗатына күзәтүләр ясалган. Шулай ук себертатар әдәбиятына да зур урын бирелгәне әйтелде.

Шул ук вакытта аерым галимнәр һәм язучылар "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгына карата тәнкыйди фикерләр җиткерде.

Профессор Хатыйп Миңнегулов сигез томлык "кулуар рәвештә" язылды, фикер алышу җитмәде, дип белдергән иде. Алга таба "диктатура булмасын, киңәш кирәк", дип тә өстәгән иде галим.

Язучы Вахит Имамов соңгы томнарда 90нчы елларда туган милли азатлык өчен көрәш әдәбиятын аерып күрсәтелмәүдә гаепләде.

Милли зыялылар "Татар әдәбияты тарихы"ның соңгы томнарында урын алган урыс телле татар язучылары турындагы күзәтү урын алуына да ризасызлык белдергән иде. Язучы Рабит Батулла Гүзәл Яхина әсәрләрен пропагандалау дип атады. Аңарчы да кайбер галимнәр моны тәнкыйтьләп чыкты.

Ул вакытта галимә Дания Заһидуллина "Татар әдәбияты тарихы"ның 1-2 томлыгын үзгәртеп бастырылачагын әйткән иде. Моның мөһимлеген ул бәйсезлек алган төрки халыклар арасында уртак мирасны бүлешү башлануы белән аңлатты.

"Барлык төрки республикалар берләшеп, бу биш республика, 8нче сыйныф укучылары өчен "Гомум төрки әдәбият"дәреслеге әзерләнде. Без әлеге хезмәтләргә экспертиза оештырдык. Тикшерү вакытында борынгы язучыларыбызны, аларның иҗат мирасын якларга һәм яңадан үзебезнең хәзинә икәнен расларга кирәклегенә вакыт җитүен аңладык. Әдәбият тарихы кебек академик басма эшлибез икән, бурычыбыз – аны объективлык һәм дөреслек үлчәменә салу", дип сөйләгән иде ул.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG