Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әр-Рәхим” мәчетенең гөмбәзен “якын атналарда” төзәтәчәкләр


Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете, архив фотосы
Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете, архив фотосы

Кичә Уфада көчле җил аркасында “Әр-Рәхим” мәчетенең бер гөмбәзе килеп төшкән иде. Башкортстан башлыгы -  Иранда эш сәфәре белән йөргән Радий Хәбиров мәчет гөмбәзенең килеп төшүе белән бәйле әле дә бернинди белдерү ясамады.

Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетенең егылып төшкән гөмбәзен "якындагы ике атна эчендә" төзәтеп куячаклар. Бу хакта "Башинформ"га Башкортстан башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре шурасы рәисе Азат Фәттахов белдергән.

"Зарар килгән өлешне җитештерүче заводка илтү мәсьәләсе хәл ителә, анда аны карап чыкканнан соң яки төзәтәчәкләр, яки яңасын ясаячаклар", дип искәрткән ул.

2013-2016 елларда "Әр-Рәхим"не төзү белән шөгыльләнгән "Алтын Курай оешмасы баш мөдире Илдар Ишәев мөгаен гөмбәзне алыштырырга туры килер дип саный. Эшкуар MKset-ка әйтүенчә, аңа нык зарар килгән, ул төзәтерлек түгел.

Кичә Уфада көчле җил аркасында "Әр-Рәхим" мәчетенең бер гөмбәзе килеп төшкән иде. "Бизнес online" аның 3,2 тонна авырлыкта булуын яза. "Коммерсантъ"ка Уфа мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беркем җәрәхәтләнмәгән, бинаның төзеклегенә зарар килмәгән.

Бу мәчет - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы - Иранда эш сәфәре белән йөргән Радий Хәбиров - мәчет гөмбәзенең килеп төшүе белән бәйле әле дә бернинди белдерү ясамады.

Күптән түгел Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил Хисаметдинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерергә булышуын сораган иде. Ул дини эшләрдә "ярдәм сорау оят түгел" диде һәм татарлар белән башкортларның "гасырлар дәвамында дин ягыннан кардәшләр булуын" искәртте.

  • "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Төзелеп беткән вакытында ул Русиянең иң зур мәчете булырга тиеш иде. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Ләкин Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
  • Уфада төзелеп бетмәгән мәчет мәсьәләсе турында Башкортстан хакимиятләренә даими хәтерләтеп торалар. Әйтик узган ел июньдә Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге турында сораштылар. "Мин дә сезнең белән бу мәсьәләдә борчылам. Икенче мәсьәлә: мин нишли алам, сез нишли аласыз? Бу проектны башлаган кеше аны төзеп бетерүгә үз көчен куярга тиеш. Инвесторлар эзләргә кирәк, без ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме башка мондый төзелеп бетмәгән объектлар булмаска тиеш", дигән иде ул.
  • Былтыр декабрь ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка матбугат очрашуында Уфада инде озак еллар төзелеп килүче Әр-Рәхим җәмигъ мәчете турында сорау бирелде. "Мәчет төзелеп бетәчәк. Ләкин аңа кесәңдә 2 млрд булмый торып якын килеп булмый. Бу сумманы икегә тапкырлагыз. Әмма киләсе елларда мондый акчалар булмаячак. Бүген без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ничек ярдәм итү, икътисад үсешен тәэмин итү турында уйлыйбыз, диде Хәбиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG