Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы "Марксист түгәрәге" әгъзаларын террорчылыкта гаепләделәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Гаепләнүчеләр арасында Башкортстан Корылтаеның депутаты Дмитрий Чувилин да бар.

Уфадагы "Марксист түгәрәге" әгъзаларына террорчы берләшмә төзү һәм террорчылыкны пропагандалау, шулай ук көч куллланып хакимиятне яулап алырга ниятләү һәм корал урлау турында ахыргы гаепләүләр белдерелде.

Бу эштә төп күрсәтмәләрне Донбасстагы сугышта Русия яклы фетнәчеләр ягында сугышкан ир биргән, ул да түгәрәккә килә торган булган.

Гаепләүләрне пенсионер Юрий Ефимовка, Башкортстан Корылтаеның депутаты Дмитрий Чувилинга, табиб Алексей Дмитриевка һәм "ДНР"дан ике фетнәчегә – Павел Матисов белән Ринат Буркеевка белдергәннәр. Тикшерү фаразынча, алар "террорчы берләшмә оештырган, аның функцияләренә билгеләгән, хәрәкәт эшчәнлеген сер итеп саклау һәм һөҗүм итү ысулларын уйлап тапкан", шулай ук "хакимиятне яулап алырга чакырган материаллар тараткан".

"Медиазона" язуынча, алар өстеннән Донбасстагы сугышта катнашкан, шушы ук түгәрәккә йөргән украин Сергей Сапожников ике тапкыр күрсәтмәләр биргән. Ир Украинада талауда һәм үтерүдә шикләнелә. Сорау алулар вакытында ул Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) түгәрәккә йөрүчеләр "хакимиятне яулап алу, полицияне, сәясәтчеләрне үтерү өчен вазгыятьнең тотрыксызлануын көтә", дип җиткергән. Бу эштә Сапожниковны шаһит итеп калдырганнар.

Уфадагы "Марксистлар түгәрәге"нә өч "ДНР" фетнәчесе түгәрәк оешып, ике ел узгач кына килеп кушылган

Алар түгәрәккә камуфляжда йөргән, рацияләр кулланган, түгәрәк әгъзаларына кушаматлар таккан, оешманың низамнәмәсен язарга тәкъдим иткән, шулай ук җыелышлар үткәргән һәм анда страйкбол гранатлары шартлаткан диелә.

"Болар барысы да ниндидер уенга охшаган иде, әйтерсең ирләр сугыштан кайткан да, тыныч тормышта яшәүләрен аңлый алмыйча уен уыйный", дип искә ала түгәрәк әгъзаларының берсе. Ул шул сәбәпле түгәрәктән күп кешенең китүен әйтә.

  • Былтыр мартта "Марксист түгәрәге"нә йөргән кимендә 13 кешенең өендә тентүләр узды. Башкортстан тикшерү комитеты тентү вакытында гранаталар, травматик корал, Молотов коктейльләре, экстремист әдәбият һәм башкалар тартып алынган дип хисап бирде. Тикшерү комитеты бу әйберләрнең кем фатирында табылуын әйтмәде.
  • Сорау алулардан соң түгәрәкнең биш әгъзасын - Башкортстан Корылтаеның депутаты Дмитрий Чувилинны һәм тагын дүрт кешене кулга алдылар, алар террорчы оешма оештыруда гаепләнде. Тоткарланучыларны ике айга тикшерү изоляторына җибәрделәр. Дмитрий Чувилин үзенә каршы көч куллануларын әйтте.
  • Гаепләнүчеләрне 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар. Гаебен бары тик Матисов кына таныды, әмма соңрак ул күрсәтмәләреннән баш тартты.
  • "Марксист" түгәрәге Уфада 2016 елда оештырылган. "Новая газета" язуынча, бу түгәрәк әгъзалары чәршәмбе көннәрендә Сталин музеенда җыелышкан һәм тарихи темаларга, Русиядә бара торган вакыйгалар турында сөйләшкән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG