Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан милләте": буш проект кына түгел, зарарлы да


Татарстан байрагы
Татарстан байрагы

Тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин бу комментарында Татарстанда төзергә ниятләнелгән, әмма ахыр чиктә тормышка ашмый калган "Татарстан милләте" турында фикерләре белән уртаклаша.

2010нчы еллар азагында барлыкка килгән "Русия милләте" проектына нокта куелды дисәң дә ярыйдыр. Хәзер "милләт" кайгысы юк — исән калсаң да шәп дигәндәй... Шул уңайдан Русия төбәкләрендә җирле элиталар төзергә тырышкан "милләт" проектларын да искә төшерик. Төбәк үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалган проектлар сүрелгән. Сүзем гади өлкәләрдәге регионализм турында түгел — кайбер очракларда мондый күренешнең тарихи нигезе дә бар. Ә менә Татарстан тәҗрибәсе турында нәтиҗә ясарга мөмкин: аерым милли республикада җирле "милләт"не төзү мөмкинме, әллә юкмы? Шушы сорауга җавап бирәсем килә.

"ТАТАРСТАН МОДЕЛЕ" КАЙДА СОҢ?

Әле берничә ел элек кенә "Татарстан моделе" дигән сүзтезмә популяр иде. Янәсе, Татарстанда милләтара низаглар юк. Әлеге сүзтезмәне бигрәк тә республикага кунакка килеп киткән чит ил журналистлары һәм сәясәтчеләре яратып кулланды. Ә нәрсә соң ул "Татарстан моделе"? Бу сорауга бер документта да, бер рәсми чыгышта да җавап таба алмаячаксыз — ул "модель"ның нәрсә икәне беркайда да аңлатылмаган.

Татар интеллигенциясе белән Татарстан хакимиятләре арасында җитди тотрыклы бәйләнеш булмаган

Ә менә "Татарстан моделе"нең бер өлешен тәшкил иткән татарстанизм идеологиясе турында җентекләп сөйләшергә була. Ассызыклап китәм: сүз татар милләте турында түгел, ә нәкъ менә "Татарстан милләте" турында бара. Бу сорауга әле 1992 елда ук француз тикшерүчесе Жан Робер Равио мөрәҗәгать итә — үзенең "Милләтчелек төрләре, Татарстанда җәмгыять һәм сәясәт" дигән мәкаләсендә ул ике сорау куя:

  1. "Татарстан — дәүләт булырга омтылган милләтме, әллә милләт булырга омтылган дәүләтме?"
  2. Татарстан, республикада милләт оешмыйча, дәүләт була аламы?

Соңрак шул ук сорауны "Империянең эңгер-меңгер чагы. Милләт һәм дәүләт турында" дигән китабында Рафаэль Хәкимов та күтәрә — ул 1990нчы елларда Татарстанның рәсми идеологы була. Бер яктан, ул милләт һәм дәүләт төзелешендә этник мәдәниятнең ролен таный. Икенче яктан, милләт төзелеше механизмын этномәдәни яктан ачыкламый: "милләт — ул милләтләренә карамыйча гражданнарның берләшүе". Француз тикшеренүчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанның идарә итүче элитасы милләт төзүнең гаять ясалма юлын сайлый: ул икътисади һәм социаль мәнфәгатьләргә генә нигезләнгән була.

Ягъни, Татарстан элитасы баштан ук үзенең киләчәген күзаллаган һәм бернинди конструкцияләргә дә мохтаҗ булмаган дияргә мөмкин. Татар милли хәрәкәте 1990нчы елларда Татарстан җитәкчелеге үткәргән сәясәткә зур йогынты ясамаган. Алай гына да түгел, ул аңа хәтта каршы да торган. Татар интеллигенциясе белән Татарстан хакимиятләре арасында җитди тотрыклы бәйләнеш булмаган.

ДЕКЛАРАЦИЯ БЕЛӘН КОНСТИТУЦИЯ БЕР ҮК ТҮГЕЛ

Бер яктан, дәүләт үзе моны эшлибез дип карар кыла, ә икенче яктан үзе үк шушы указны саботажлый

Гаять либераль һәм ирекле 90нчы елларда Татарстанда милли төзелеш өлкәсендә иң мөһим проектлар да тормышка ашырылмый — ә бит аларны хәтта Татарстан хөкүмәте дә хуплаган була. Бер яктан, дәүләт үзе моны эшлибез дип карар кыла, ә икенче яктан үзе үк шушы указны саботажлый. Мисал итеп Милли университетны булдыру карарын китерергә мөмкин. Солтан-Галиевка һәм 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл ачу мәсьәләсе дә — шушы фикернең дәлилләре.

Татарстан суверенлыгы турында Декларация белән Татарстан Конституциясен чагыштыру да җитә. Декларация преамбуласында "татар милләтенең, бөтен республика халкының үзбилгеләнүгә аерылгысыз хокукы" турында язылган. Ягъни, милли үзбилгеләнү турында сүз бара. Ә инде Конституциядә гади генә "республиканың бөтен күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен һәм ихтыярын чагылдырган суверен демократик дәүләт" дип кенә язылган.

Бу аерманың үз сәбәпләре булган, минемчә. 1991 ел азагына инде татар милли хәрәкәте сәяси вазгыятькә йогынты ясау ягыннан үз көчен югалта төшә — дилбегә идарә итүче бюрократия кулына күчә (1992 елның мартында узган референдум бу күренештән чыгарма булып тора.) 1990 елда татар милли хәрәкәте чәчәк ата. Нәкъ менә ул суверенитет идеясен алга сөрә, Декларация текстына да йогынты ясый — Татарстан Декларациясе башка милли республикаларның декларацияләреннән аерылып тора. Шуңа күрә дә Татарстан Декларациясендә "татар халкы" турында сүзләр дә бар. Ягъни, миллилек, милли фактор — татар милли хәрәкәте өчен беренче урында. Бу аңлашыла да: суверенитет өчен, беренче чиратта, нәкъ менә татарлар һәм аларның сәяси вәкилләре көрәшкән. Икенчедән, татар халкы республика халкының күпчелеген тәшкил итә. Үзенең милли мәнфәгатьләрен кайгыртып бөтен республиканың да мәнфәгатьләрен кайгырталар булып чыга — бәйләнерлек түгел.

Конституциянең беренче, нигез булдыручы маддәләрендә татар халкы турында да, аның үзбилгеләнү хокукы турында да берни язылмаган

Ә 1992 елда инде Татарстан хакимиятләре дилбегәне үз кулларына алырга тырыша. Бу Конституция текстында да чагылган. Татар милли хәрәкәтенең вәкилләре эшли алган бердәнбер әйбер — Конституциягә 14нче маддәне өстәү. Әлеге маддәдә Татарстан республикадан читтә яшәүче татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләренә теләктәшлек күрсәтә, аларны кайгырта диелгән. Бу Зур Татарстан һәм татар дөньясына тәэсир итү коралы. Шулай да, бу — нибары 14нче маддә, ягъни Конституциянең беренче, нигез булдыручы маддәләрендә татар халкы турында да, аның үзбилгеләнү хокукы турында да берни язылмаган.

НӘРСӘ УЛ "ТАТАРСТАНИЗМ"? ҺӘМ АНЫҢ ЗАРАРЫ НИДӘ?

"Татарстанизм" идеясенең нигезендә — татар милләте урынына Татарстан милләтен төзү фикере. 53% татарга 41% урысны кушып, ниндидер бердәм сәяси масса булдыру — әлеге масса республиканы да якласын, татарлыкка да (татар теле, татар мәдәниятенә) уңай мөнәсәбәттә булсын. Уникаль идея түгел бу — Европа тибындагы сәяси милләт-дәүләт төзелешенең классик варианты. Әмма Русия Федерациясе шартларында аны тормышка ашыру мөмкин түгел. Алай гына да түгел — бу хәтта зарарлы да.

53% татарга 41% урысны кушып, ниндидер бердәм сәяси масса булдыру

Сәбәбе гади: бердәм дәүләттә яшәгән шартларда Татарстан урыслары Новгород яки Воронеж өлкәләре урысларыннан берничек тә аерылмый — шул ук тел, шул ук мәдәни ориентирлар, шул ук идеология. Этномәдәни, сәяси яктан караганда, хәтта Татарстанда яшәүче урыслар да татар халкына берничек тә ошамаган. 2017 елда булган тел низагы моны дәлилләде генә.

Хәтта Татарстанга гына хас урыс үзенчәлекләрен ассызыклау да уңышлы булмады — "Каравон" бәйрәмен оештыру, Шаляпин фестивален үткәрүнең нәтиҗәләре әллә ни зур түгел. Әлеге планны тормышка ашырыр өчен, "Татарстан милләте"нең нигезендә нәкъ менә татарлар булырга тиеш шул. Татар ягы мәдәни яктан доминант булырга тиеш. Ә татар һәм урыс телләренең тигезсезлеге аркасында, татар халкының хәтер сәясәтен үткәрергә ярамаган шартларда бу — мөмкин түгел. Туган телдә белем ала алмау турында әйтеп тә торасы юк: балалар бакчаларыннан алып университетка кадәр систем төзелмәде бит.

"Татарстан милләте"н төзибез дип, ахыр чиктә бөтен татар халкын берләштерү идеясеннән баш тарттылар

Зарары исә шул: "Татарстан милләтен" төзибез дип, ахыр чиктә бөтен татар халкын берләштерү идеясеннән баш тарттылар. Урыс белән татарны "татарстанизм" кысаларында берләштерү максатында "татарлык"ны республиканың этник символы буларак кулландылар. Әлеге дә баягы өчпочмак, чәкчәк, Сабан туе, Габдулла Тукай һәм башкасы.

"Татар" пропагандасының бөтен эчтәлеге шушы шартлы символлар тирәсендә булды.

Ә менә татар халкына хезмәт итәрдәй чып-чын татар символлары — татарларның хәрби үткәнен пропагандалау, татар лидерларын пиарлаштыру, татар тарихындагы фаҗигале чорларны искә төшерү — телгә алынмады.

"Татарстанизм" идеологиясе тарафдарлары Сабан туе кебек буш символларны кулланып, татар булмаган кешеләрне үз ягына авыштырып, аларны татар мәдәни-сәяси орбитасына күчерә алырлар дип уйлады. Иң кызыгы шул: нәкъ менә мондый буш символлар аркасында башка халыкларга кызыклы булырдай татар мәдәни доминантасын булдырып булмады да. Татарстандагы татарлар үз-үзләрен ясалма рәвештә үсештән туктатып торды дисәң дә була.

Хәтта суверенитет чорында да (1990нчы еллар - 2000нче еллар башында) — федераль үзәк көчсезләнгән чакта — "татарстанизм" белән сугарылган рәсми Татарстан республикадан читтә яшәүче татар проблемнарыннан читләшә торды. Үз чикләренә ябылды дисәң дә була. Мәсәлән, Миңтимер Шәймиев чорында президент башка төбәкләргә барганда, татар җәмәгатьчелеге белән сирәк очраша иде. Янәсе "күршеләр белән араларны бозмаска", "татар мәнфәгатьләре хисабына Мәскәү алдында милли республикаларның уртак мәнфәгатьләре өчен көрәшергә" кирәк... Әлбәттә, бернинди уртак көрәш булмады. Татарстан һәрвакытта да бер ялгызы булып калды.

ИҢ ДӨРЕСЕ — ТАТАР МИЛЛӘТЕН ТӨЗҮ

Милләтнең ("нация"нең) ике төре бар: сәяси милләт һәм этномилләт. Этномилләт үзләрен бер халык вәкилләре итеп хис итүче кешеләрне берләштерә. Бу кешеләрнең әдәби теле, тарихи хәтере, этносәяси мәнфәгатьләре бердәм. Алар өчен бер дәүләттә яки төбәктә яшәү мәҗбүри түгел.

Татар резервациясе концепциясе белән Татарстанда татарның күпчелек өлеше яшәгән очракта гына килешеп булыр иде. Әмма вазгыять капма-каршы шул

"Бер йодрык"ка төрле халыкларны җыйган сәяси милләт турында сүз йөрткәндә дә, шуны онытырга ярамый: сәяси милләтнең дә этник нигезе бар. Мәсәлән, XIX гасыр азагындагы сугышлар аркасында оешкан алман милләте. Аның нигезендә Пруссия, шушы дәүләтнең традицияләре ята. Бөек Француз инкыйлабыннан соң оешкан француз милләте — тагын бер мисал. Аның этномәдәни нигезен Париж халкы тәшкил иткән. Әдәби француз теленең нигезенә Париж сөйләме яткан, ә менә башка халыкларның телләре — бретон, прованс, бургунд, эльзас, корсика һәм башка телләр — йә үсештән туктаган, йә тәмам юкка чыккан.

Бүген дә кайбер "киңәшчеләр" татарларга фәкать хәзерге Татарстан чикләрендә генә калырга кирәк дип тәкрарлый. Тик алар республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең зарларын аңламый. 30 ел дәвамында "Кече Татарстан" чикләренә ябылып яшәдек бит инде — уңышсыз тәҗрибә бу. Татар резервациясе концепциясе белән Татарстанда татарның күпчелек өлеше яшәгән очракта гына килешеп булыр иде. Әмма вазгыять капма-каршы шул.

Испаниядәге Каталония һәм Басклар иле, Британиядәге Шотландия, Канададагы Квебек, Финляндиядәге шведлар һәм башка милләт тәҗрибәләре шуны күрсәтә: демократик илләр унификациядән һәм этник яктан бердәм милләт төзү проектыннан инде күптән баш тарткан. Җинаять кылмасаң һәм тиешле рәвештә салымнарыңны түләп торсаң — шул җиткән, башкасын беркем беркемнән таләп итми.

Татар халкының конституцион хокуклары, татар теленең тигез дәрәҗәсе өчен көрәш. Татар күңелендә шушы идеяләр яңгыраш таба

Шул ук Британиядә кешеләр теләсәләр — уэлс, теләсәләр — шотланд, ә теләсәләр — корноуэлс була ала. Мондый идентификация милли нигездә бара — төбәк нигезендә түгел. Шуңа күрә шотландлар — ул Шотландиянең үзендә генә яшәүчеләр түгел, ә шулай ук, АКШ, Австралия һәм күп кенә башка илләрдә яшәүчеләр дә үзләрен шотланд дип хис итәргә һәм атарга мөмкин. Шул ук вакытта Уэлста яшәүче инглизләр дә уэлс милләтенә күчми, ә инглиз булып кала.

Дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә үткәрелгән унификация демократик принципларга каршы килә — Көнбатыш илләре моны яхшы аңлый. Сан, яшәү урыны ягыннан уртак булган ике яки берничә этник төркем бар икән — шушы төркемнәрнең һәрберсе дә бертигез милли хокукларга ия була.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: татарлар өчен нәкъ менә татар милләтен төзү идеясе актуаль. Татар халкының конституцион хокуклары өчен көрәш. Татар теленең тигез дәрәҗәсе өчен көрәш. Татар күңелендә нәкъ менә бу идеяләр яңгыраш таба.

Калган проектлар, минем фикеремчә, буш кына түгел, ә зарарлы да әле: алар татар милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртмый, шул ук вакытта демократик хокуклар һәм ирекләр принципларына каршы килә.

Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG