Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурның элекке мэры Евгений Ройзман 14 тәүлеккә кулга алынган


Евгений Ройзман
Евгений Ройзман

"ВКонтакте"дагы Ройзман исеме белән алып барыла торган сәхифәгә февральдә "Путин Навальныйны нәрсә өчен утырта" дигән ролик күчереп алынган булган. Бу видеода экстремист символика – Русиядә тыелган Коррупция белән көрәш фонды тамгасы бар, дип белдерәләр тәртип саклау оешмаларында.

Екатеринбурның элекке мэры, оппозиционер Евгений Ройзман 14 тәүлеккә кулга алынган. Екатеринбурның Ленин районы мәхкәмәсе аны экстремист символика күрсәтүдә гаепле дип тапкан.

"ВКонтакте"дагы Ройзман исеме белән алып барыла торган сәхифәгә февральдә "Путин Навальныйны нәрсә өчен утырта" дигән ролик күчереп алынган булган. Бу видеода экстремист символика – Русиядә тыелган Коррупция белән көрәш фонды тамгасы бар, дип белдерәләр тәртип саклау оешмаларында.

Ройзман исә бу видеоны күчереп алуларына бернинди катнашым да юк ди, үзенең "ВКонтакте" кулланмавын әйтә. Бу сәхифәне Ройзман алып баруы турында бернинди дәлилләр юк, әмма мәхкәмә аны ролик урнаштыруда гаепли дип тапкан.

Шул ук вакытта хәзер Ройзманга Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турындагы җинаять эше нигезендә интернетта утыру тыела, аңа кайбер гамәлләрне тыю белән бәйле чикләү чарасы кертелгән иде. Җинаять эшен сәясәтчегә сугышка каршы сүзләре өчен ачтылар.

Ройзманны полиция бүген, 16 март иртәсендә тоткарлады. Аны башта полиция бүлекчәсенә алып киттеләр, соңрак мәхкәмәгә китерделәр. 30 мартка кадәр ул сак астында калачак.

Сәясәтче 2022 елның августыннан бирле өй сагында утыра диярлек. Аңа төннәрен урамга чыгарга, интернет кулланырга, социаль челтәрләрдә утырырга ярамый. Административ сак астына алу белән бәйле рәвештә аңа чикләү чарасын катырак итәрләрме – әлегә бу хакта билгеле түгел.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Ройзманга Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә өч мәртәбә административ эш ачылды һәм штраф бирелде. Сәясәтче Русия җитәкчелеген кискен тәнкыйтьли, шул исәптән Украинага һөҗүм иткән өчен дә.
  • 2013 елда оппозиция вәкиле Евгений Ройзман Екатеринбур мэры итеп сайланган иде. 2018 елда исә бу вазифасыннан китте. Ул моны шәһәр мэрын турыдан-туры сайлап кую мөмкинлеге бетерелү белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG