Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы Казан мәктәбендә "Я - русский" җырын җырлатуны милләтара низаг чыгару омтылышы дип бәяләде


Интернетта таралган видеодан күренеш
Интернетта таралган видеодан күренеш

Килеп чыккан хәлне өйрәнеп, гаеплеләрне дисциплинар (эштән җибәрүгә кадәр) җаваплылыкка тартырга кирәк, дип саный татар яшьләре.

Дөнья татар яшьләре форумы Казанның 168нчы лицеенда балаларны "Я - русский" җырын җырлатып, кулларын өскә чөяргә мәҗбүр итүне хөкем итте һәм моны балаларның милли хокуклары бозылу һәм милләтара низаг чыгару омтылышы дип бәяләде. Бу хакта оешма телеграмында чыккан белдерүдә әйтелә.

Форум фикеренчә, бу гамәле белән педагог Русия конституциясенең 29, 34, 37 маддәләрен, Татарстан конституциясенең 29, 34, 37 маддәләрен тупас боза. "Мондый хәсрәт укытучыларга Россия мәктәпләрендә, күпмилләтле Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә урын булмаскка тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.

Бу вакыйга уңаеннан форум килеп чыккан хәлне өйрәнеп, гаеплеләрне дисциплинар (эштән җибәрүгә кадәр) җаваплылыкка тартырга, Татарстанда алга таба мондый хәлләр булмасын өчен педагогик коллективларда сөйләшүләр үткәрергә таләп итә.

Яшьләр үз мөрәҗәгатендә Казанның мәгариф идарәсе, мәктәп мөдиренең аклануларын нигезсез дип санавын әйтә. Алар Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллинның һәм Татар ата-аналары берләшмәсенең мөрәҗәгатьләренә хуплавын белдерде.

Моннан тыш Дөнья татар яшьләре форумы бу вакыйга уңаеннан Дөнья татар конгрессыннан, Татарстанның халыклар ассамблеясыннан һәм барлык милли оешмалардан мөнәсәбәтләрен белдерүне сорый.

14 мартта DOXA басмасы Казан мәктәпләренең берсендә төшерелгән видео чыгарды. Әлеге видеода балаларны "Я — русский!" дип кычкырып бер кулын өскә күтәрергә мәҗбүр итәләр. Азатлык бу видеоның 186нчы лицейда төшерелгәнен ачыклады.

23 февраль уңаеннан үткәрелгән мәктәп чарасында лицейның актлар залында җыелган укучылар җырчы Шаманның "Я — русский" җырын тыңлый. Алар алдында чыгыш ясаучы ханым балаларга кулларын өскә күтәрергә куша.

"Я — русский!" дигән җыр бар. Кулны өскә күтәрәбез. Милләтегез турында сүз бармый. Сүз Русия Федерациясе ватандашлыгы турында бара. Сез барыгыз да Русия ватандашлары дип өметләнәм. Нәрсә, урыс түгелме әллә сез? Мин аңлыйм, кемдер урыс түгелдер дә, ләкин ватандашмы соң? Әллә юкмы? Юкмы? Алайса сезгә чит илгә күченеп китәргә кирәк" дип сөйли агитатор ханым Шаманның "Я — русский" җыры яңгыраган вакытта.

Азатлык әлеге видео уңаеннан 186нчы лицейда балалары укыган ата-аналар белән дә сөйләште. Кайберләренең моңа ачуы чыкса, кайберләре әлеге җырны җырлаудан проблем күрми.

Казан мәгариф идарәсе 186нчы лицейда булган хәлгә аңлатма биреп, әлеге вакыйгадан өстәмә мәгънә эзләргә кирәкми диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG