Accessibility links

Кайнар хәбәр

Frendex финанс пирамидасы эше нигезендә Тәбриз Әхтәмовны читтән торып кулга алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк аның кызы һәм кияве читтән торып кулга алынган иде.

Frendex финанс пирамидасы эше нигезендә, анда кешеләрне актив "җәлеп итүче"ләрнең берсе Тәбриз Әхтәмов читтән торып кулга алынган. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итә.

Әхтәмов, элегрәк шулай ук финанс пирамида эше нигезендә читтән торып кулга алынган ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованың әтисе. Әхтәмов кызы һәм кияве Айдар Мадияров белән Frendex-та актив катнашкан. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, гаилә хәзер Төркиядә төпләнгән.

Әхтәмов 6 март көнне кулга алынган. Хәзер ул ирле-хатынлы Мадияровлар кебек үк эзләүгә игълан ителгән. Тәбриз Әхтәмовның сак астына алыну вакыты аның Русиягә тапшырылу көненнән исәпләнәчәк.

  • Казанда оештырылган FrendeX ширкәте 2021 елның җәендә эшчәнлеген туктатты. Русия финанс министрлыгы элеге ширкәт эшчәнлегендә финанс пирамидасы билгеләре булуын белдерде.
  • Тикшерүчеләр FrendeXтан 200 млн сум зыян килүен, 300ләп кеше алдануын белдерә. FrendeX акча салучыларга айга 30-70 процент керем һәм салынган акчаларның бик имин булуын вәгъдә иткән булган.
  • Әлеге эш нигезендә төп гаепләнүчеләр булган Руслан Пичугин һәм Дмитрий Чечулин да чит илдә качып ята. Элегрәк "Бизнес Online" Чечулинны Италиядә тоткарлаганнар, әмма мәхкәмә аны Русиягә тапшырудан баш тарткан дип язган иде. Пичугинның кайда булуы турында мәгълүмат юк.
  • Frendex эше нигезендә 20 җир кишәрлеге кулга алынган. Аларның 12се Татарстанның Балык Бистәсе районында, калган 8е Мәскәү өлкәсендә. Гаепләнүчеләрнең Мәскәүдәге, Мәскәү янындагы, Чиләбедәге һәм Казандагы фатирлары да кулга алынган.
  • Әлеге җинаять эше нигезендә Алексей Тришаков белән Азат Насыйбуллинның тоткарлануы турында да хәбәр ителгән иде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны тикшерү изоляторына ябу карары чыгарды. Алар "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе нигезендә гаепләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG