Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җырлыйк әле"нең элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы финанс пирамидасы эше нигезендә читтән торып кулга алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшерү фаразынча, ул 2021 елда ябылган Frendex финанс пирамидасының актив әгъзасы булган. Ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов белән пирамидага башка кешеләрне җәлеп иткән, шуның өчен акча да алган. Кичә аның ирен читтән торып кулга алулары хәбәр ителгән иде.

ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы зур күләмдә акча урлауда гаепләп, читтән торып кулга алганнар, дип хәбәр итә "Бизнес Online".

Тикшерү фаразынча, ул 2021 елда ябылган Frendex финанс пирамидасының актив әгъзасы булган. Ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов белән пирамидага башка кешеләрне җәлеп иткән, шуның өчен акча да алган.

Басма мәгълүматынча, тикшерү Мадиярованы читтән торып кулга алуларын сорап, мәхкәмәгә февраль уртасында мөрәҗәгать иткән булган. Кичә, 1 мартта аның ирен читтән торып кулга алулары хәбәр ителгән иде. Сак астына алыну вакытын Мадияровларның Русиягә тапшырылган көннәреннән алып исәпләячәкләр. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, алар Төркиядә яши.

Былтыр сентябрь уртасында элек ТНВ каналында "Җырлыйк әле!" тапшыруын алып барган Элвира Мадиярова Русиядә федераль эзләүгә чыгарылды. Бу FrendeX финанс пирамидасына карата ачылган җинаять эшенә бәйле диелде.

  • Казанда оештырылган FrendeX ширкәте 2021 елның җәендә эшчәнлеген туктатты. Русия финанс министрлыгы элеге ширкәт эшчәнлегендә финанс пирамидасы билгеләре булуын белдерде.
  • Тикшерүчеләр FrendeXтан 200 млн сум зыян килүен, 300ләп кеше алдануын белдерә. FrendeX акча салучыларга айга 30-70 процент керем һәм салынган акчаларның бик имин булуын вәгъдә иткән булган.
  • Әлеге эш нигезендә төп гаепләнүчеләр булган Руслан Пичугин һәм Дмитрий Чечулин да чит илдә качып ята. Элегрәк "Бизнес Online" Чечулинны Италиядә тоткарлаганнар, әмма мәхкәмә аны Русиягә тапшырудан баш тарткан дип язган иде. Пичугинның кайда булуы турында мәгълүмат юк.
  • Frendex эше нигезендә 20 җир кишәрлеге кулга алынган. Аларның 12се Татарстанның Балык Бистәсе районында, калган 8е Мәскәү өлкәсендә. Гаепләнүчеләрнең Мәскәүдәге, Мәскәү янындагы, Чиләбедәге һәм Казандагы фатирлары да кулга алынган.
  • Әлеге җинаять эше нигезендә Алексей Тришаков белән Азат Насыйбуллинның тоткарлануы турында да хәбәр ителгән иде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны тикшерү изоляторына ябу карары чыгарды. Алар "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе нигезендә гаепләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG