Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Җанкөйдәге шартлауларның берсендә Русиянең канатлы ракетлары юк ителүен белдерде


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Бу шартлаулар Русияне коралсызландыру процессын дәвам итә һәм Украинаның Кырым ярымутравын оккупациядән азат итүгә әзерли, дип белдерде Украина баш күзләү идарәсе. Русия ягы исә моңа фикер белдермәде, йорт һәм кибеткә зарар килде дип кенә җиткерде.

Кичә 20 март кичендә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй (Джанкой) шәһәрендә шартлау тавышлары яңгырады. Украинаның баш күзләү идарәсе шартлауларда Русиянең "Калибр НК" канатлы ракетлары юк ителүен белдерде. Бу хакта баш күзләүнең Telegram-каналында әйтелә.

"Вакытлыча басып алынган Кырымның төньягындагы Җанкөйдә булган шартлау - тимер юл аша ташылган вакытта Русиянең "Калибр НК" ракетларын юк итте. Бу ракетлар Русия Кара диңгез флотының су өсте көймәләреннән очыртып җибәрүдә кулланыла. Серле шартлау Русияне коралсызландыру процессын дәвам итә һәм Украинаның кырым ярымутравын оккупациядән азат итүгә әзерли", диелә хәбәрдә.

20 март кичендә Җанкөйдә атыш һәм көчле шартлаулар ишетелүе турында хәбәрләр таралды. Соңрак Русия һәм Кырым Telegram-каналлары шәһәрнең бер өлеше утсыз калуын хәбәр итте.

Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов Җанкөйдәге шартлауларга фикер белдереп, һава һөҗүменә каршы систем эшләде, дигән иде. Аның сүзләренчә бер кеше яраланган, бер йортка һәм кибеткә зарар килгән.

Җанкөй янында Русиянең хәрби һава аланы бар, ә шәһәрнең үзендә һәм янәшәсендә тагын берничә хәрби объект урнашкан. Биредә тимер юл да эшли – Русия хәрби җитәкчеләре аны Украина көньягындагы басып алынган җирләргә хәрби техника һәм солдатлар илтү өчен куллана.

  • Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
  • Русия хакимиятләре моны "украин дроннарына ату" һәм "һава һөҗүменә каршы системның эшләп китүе" белән аңлата.
  • 2022 елның октябрендә Кырым күперендә шартлау булган иде. Ярымутрауда террорчылык куркынычы югары (сары) дәрәҗәдә. Акмәчет һава аланы ябык.
  • Март башында аннексияләнгән Кырымда Русия полициясе кырымтатарлардан дроннар турында сораштырган һәм аларга "кисәтүләр" тапшырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG