Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъярда шартлаулар: Русия хакимиятләре Кара диңгез флотына дрон һөҗүме булуын җиткерде


Aкъяр култыгының галәмнән күренеше
Aкъяр култыгының галәмнән күренеше

Русиянең Кара диңгез флоты Акъяр култыгында пилотсыз очкычлар бәреп төшергән. Хәрби көймәләргә зыян килмәгән, яраланучылар юк диелә. 

22 март иртәсендә Русиянең Кара диңгез флоты Акъяр култыгында пилотсыз очкычлар бәреп төшергән. Бу хакта аннексияләнгән Акъярның губернаторы Михаил Развожаев хәбәр итте.

"Хәзерге вакытка барлыгы өч җиһаз юк ителде", диде түрә. Аның әйтүенчә, диңгезчеләр коралдан ут ачкан, һава һөҗүменә каршы систем да эшләп киткән.

Пилотсыз очкычлар һөҗүмендә хәрби көймәләр зарар күрмәгән. Әмма юк ителгән дроннарның шартлавы аркасында берничә бинада тәрәзәләр коелып төшкән. Яраланучылар юк, дип хәбәр итте Развозжаев.

Алданрак социаль челтәрләрдә Акърда яшәүчеләр шартлау таввшлары ишетүләрен хәбәр иткән иде.

Әле 20 март кичендә генә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй (Джанкой) шәһәрендә дә шартлаулар яңгыраган иде.

Украина тимер юлдан ташылган вакытта Русиянең канатлы ракетларын юк иттек диде.

"Серле шартлау Русияне коралсызландыру процессын дәвам итә һәм Кырым ярымутравын оккупациядән азат итүгә әзерли", дип белдерде Украина баш күзләве.

  • Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
  • Русия хакимиятләре моны "украин дроннарына ату" һәм "һава һөҗүменә каршы системның эшләп китүе" белән аңлата.
  • 2022 елның октябрендә Кырым күперендә шартлау булган иде. Ярымутрауда террорчылык куркынычы югары (сары) дәрәҗәдә. Акмәчет һава аланы ябык.
  • Март башында аннексияләнгән Кырымда Русия полициясе кырымтатарлардан дроннар турында сораштырган һәм аларга "кисәтүләр" тапшырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG