Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза тоту. Совет чорында дингә каршы көрәшү ысуллары


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

22 мартта мөселман дөньясы Рамазан аена керде. Азатлык бу уңайдан совет вакытында ураза тотучыларга ничек басым ясалганы, атеизм чорында уразадан ничек биздерергә тырышканнары һәм коммунистик режимның бу максатларына ничек ирешкәне турында сөйләште.

80 яшьлек Шәмгун Таҗетдинов балачактагы ураза тотулар туйганчы ашау теләге белән бәйле иде дип исенә төшерә. Сәхәрдә яки авыз ачканда аз гына булса да күбрәк һәм тәмлерәк ашарга мөмкин иде, ди ул. Әмма ураза тотам дип кычкырып йөрү булмаган, аны яшергәннәр. Шулай тынычрак, чөнки совет идеологиясе – Аллаһ юк, аңа ышану язык, ислам динендәге татар-башкортлар да күзәтү астында. Кешенең намаз кылуы, ураза тотуы, Коръән укуы – болар барысы да кискен тәнкыйтьләнә.

Ураза тотам дип кычкырып йөрү юк иде

1930нчы елларда "кызыл террор" вакытында руханилар юк ителә: кем нахакка гаепләнеп атып үтерелә, кем сөргенгә җибәрелә, мәчет манаралары киселә, алар мөселманнардан тартып алына, совет милкенә әйләнә. Мәчетләр иң яхшы очракта мәдәният йорты яки идарә буларак кулланыла, ә кайсыдыр җирдә келәткә әйләнә.

Башкортстанның Стәрлебаш районының Яшерган авылындагы мәчет тә манарасыз кала, авыл имамы кулга алына, аннары сөрелә, аннары атып үтерелә. Әмма мәчетләр булмаса да, кешеләр яшереп кенә намазын кыла, мөмкинлек булганда уразасын тота. Тик бу ят күзләрдән яшереп кылына.

Шәмгун Таҗетдиновның балачагы 1940-1950нче елларда уза, ураза тоту күбрәк өлкән кешеләргә хас иде дип искә ала ул, куркыныч булса да, авылда диниләрне күзәтеп торучы шымчылар булса да, Аллаһка ышанырга кирәклеген, Коръәннең кыска сүрәләрен өйрәтеп калдырырга тырышалар иде дип искә ала. Шул исәптән сәхәргә тору, көн дәвамында ризыксыз, сусыз яшәргә, авызны ничек ачарга икәнен сеңдереп калдырдылар, ди ул.

Шәмгун Таҗетдинов
Шәмгун Таҗетдинов

— Беренче уразаны артык хәтерләмим кебек. Әмма бәләкәй чакта сәхәргә тормау мөмкин түгел, чөнки ачмын, гел ашыйсы килә, ә сәхәрдә ризык эләгә. Без үскәндә гел бер уй – ничек тамак туйдырасы. Туйганчы икмәк ашыйсы иде дип хыялланып яшәдек. Сәхәргә әни талканнан аш пешерә иде. Тәмле исе өйгә тарала, анда берничек тә йоклап булмый. Әни, әби, апалар, мин – кечкенә, барыбыз да тезелеп утырабыз. Әни барысына да шул талканны сала. Әле дә иң тәмле ризык шул. Балачак исе, — ди ул. — Әни уразаны ничек тотарга икәнен аңлатып үстерде. Намазын укыды, Коръәнне укый белде, әмма әлеге кебек мин уразада дип әйтеп йөрмәделәр. Ничектер килешеп бетмәгән гамәл иде. Хәзер уйлыйм, яшерергә мәҗбүр булганнар, чөнки куркыныч, коммунистлар – атеистлар. Тоталар да алып китәләр. Авыл кешеләре курка иде. Сәхәрдә утны яндыру юк иде. Лампаны бик пыскытып кына яндыралар. Хикмәте шунда: сәхәргә кем торган, кем ураза тота – шуларны теркәп баручы шымчылар бар иде. Авылда ике шундый юньсез кеше булды. Әниләр аларның кем икәнен белә иде, бөтен авыл белгән. Менә шул кешеләр сәхәр вакытында кемнең тәрәзәсендә ут күренә, шулар өстеннән әләк яза иде. Аннары ул кешеләрне чакыртып, ураза тотасыңмы дип сорап интектергәннәр. Кешеләрне өркетеп, ураза тотарга ярамый дип куркытып йөргәннәр.

Балаларга су эчереп уразасын боздырдылар

1952 ел, ураза вакыты. Миңа 12 яшьләр булгандыр, күрше малай белән уразада, ярышып тотабыз, кем озаграк түзә ала. Сыйныфка кереп утырдык. Укытучы апа керде, кулында чүмеч. Ул рәт-рәт узып балаларга су эчәргә куша башлады. Һәр балага килә, су эчәргә куша. Шулай итеп кем уразага кергән, уразасын боздыралар. Яныма килде, шулай ук эчәргә куша. Эчтем, әмма йотмадым. Укытучы китте, башкаларга су эчерә, ә мин әкрен генә авыз читеннән ул суны чыгарам. Кием юешләнеп бетә иде. Көн саен шул хәл. Әмма ни хикмәт, укытучы йотканмы, юкмы – карап тормый. Сыйныфта балалар күп, суны тиз-тиз эчереп чыгара, чөнки әле дәрес тә укытасы бар бит. Бер тапкыр да йотмадым. Әкрен генә төкереп чыгарып утыра идем. Дуслар да сизмәве кирәк, алайса "саталар". Аннары эләгәчәк иде.

Сталин үлгән елны, 1953 елда мондый хәл булмады. Сталин үлгәч, бераз онытып торганнар, күрәсең. Әмма кайбер укытучылар, коммунистлар, Аллаһ юк, дин тотарга ярамый дип тукып тора иде. Кемдер актив иде, кемдер юк.

Шәмгун Таҗетдинов сүзләренчә, атеизм чоры озак дәвам итсә дә татарлар да, башкортлар да динне саклап кала алган. Куркыныч булса да, кешеләр Аллаһка ышануын туктатмады ди ул.

Совет чорында ислам дине торышын өйрәнгән галимнәр дә мондый хәлләр булганын раслый. Әмма мабугатта, совет чорындагы татар әдәбиятында ислам диненә каршы рәхимсез көрәшү булмаган. Ураза тоту, намаз укулар күп очракта юмор аша тәнкыйтьләнгән, мәсәлән, "Чаян" журналында.

Атеистларда да ислам диненә карата ихтирам сакланган

— Ата атеистларда да ислам диненә карата ихтирам сакланган, шуңа явызларча исламга каршы көрәш күзәтелмәгән. Кемдер коммунист булса да, никах укыткан, баласы туса, исем куштырган, җеназасы укылган, ир балалар сөннәткә утыртылган. Болар – кеше яшәеше өчен мөһим булган әйберләр. Мәчет манарасын кисүне да тәмам юлдан язганнар башкарган, әмма кешеләрнең күпчелеге мәчетләрне тартып алып, алардан китапханә яки келәтләр ясауны хупламаган, — дип аңлата татарларның ислам динен өйрәнүче бер галим. — Совет чорында исламнан гореф-гадәтләр генә калды. Әмма шул нигезне саклап калды да. Шул исәптән татар телен дә. Исән калган имамнар фәкать татарча гына сөйләшкән, мәҗлесләр татарча гына булган, качып тәҗвидкә өйрәтү татар теле аша барган, абыстайлар да Коръән ашларында татарча булмаса гел кисәтеп торган. Ислам дине терминологиясе тоташ татарча сакланган. Сәхәр, авыз ачу дип сөйләшенгән. Ул соңгы елларда гына татар яшьләре "сухур", "ифтар" дип аралаша башлады.

Иреклек килгәч, ислам юктан барлыкка килмәде, аның нигезе бар иде. Ябык формада сакланган дин шытып кына чыкты. Совет вакытында никадәр генә авыр булмасын, "кызыл террор", сугыш, атеизм чорында татарлар исламны саклап кала алган, буыннан буынга яшәеш аркылы өйрәткән.

Ислам дине белгече Ренат Беккин совет чорында да дингә карата мөнәсәбәт төрлечә булган, каядыр кешеләргә ирек бирелгән яки күз йомылган, каядыр дәһрилек көчәйгән, дингә каршы көрәш каты булган. Режим келәшчәләрен йомшарткан вакыт та була ди ул.

— Барлык диннәргә, шул исәптән ислам өчен коточкыч чор – ул "кызыл террор" вакыты. Руханилар физик яктан юк ителә, дингә басым ясала, милек тартып алына, ә сугыш вакытында, мәсәлән, дин әһелләре сугышта кирәк була, — ди ул. — Совет берлегендә барлыкка килгән дин эшләре шураларында каршылыклар күп булган, дини тормыш нәрсә ул дигән сорауга җавап табу авыр була. Аларга бер яктан диннең юкка чыгуы кирәкмәгән, дини кешеләр, дини тормыш юкка чыкса, ул түрәләргә эш калмаячак иде. Бюрократлар бер яктан эш бара, дин юк ителә дип хисаплар язалар, әмма шул ук вакытта совет вакытында дини бәйрәмнәргә кешеләр җыелган. Шул ук Казанда да, Петербур белән Мәскәүдә дә. Гаетләргә йөрүчеләр кимеми, хәтта артып тора. Кайчак түрәләр көрәшне дәвам итәргә кирәк дип әйтә. Хрущев заманында рәсми булмаган муллаларга каршы көрәш башлана. Аларга мөфтият тә кушыла. Әмма анда да төрле очраклар була. Мәсәлән, рәсми булмаган имамнар кешеләр арасында дәрәҗәле булган, абруйлары зур булгач, алар сәдакане дә күп җыйган һәм алар мөфтияткә тапшырылган.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG