Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украин җыры тыңлатуы өчен эштән алынган Кырым укытучысына кабат гаскәрне "кимсеткәнгә" 100 мең сум штраф салганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул "Вконтакте"да "Украиның бер гаепсез балаларын һәм хатын-кызларын Донбасста сигез ел буе Русия кораллы көчләре бомбалады, алар Донецкига атты. Соңгы ярты елда һаман да шул Русия кораллы көчләре украин шәһәрләрен бомбага тота һәм Украинада яшәүчеләрне үтерә", дип язган булган.

Аннексияләнгән Кырымдагы Карасубазар (Белогорски) техникумының элекке укытучысы Андрей Белозеровны Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләүдә" гаепләгәннәр. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Ул "Вконтакте"да пост калдырган булган. "Украиның бер гаепсез балаларын һәм хатын-кызларын Донбасста сигез ел буе Русия кораллы көчләре бомбалады, алар Донецкига атты. Соңгы ярты елда һаман да шул Русия кораллы көчләре украин шәһәрләрен бомбага тота һәм Украинада яшәүчеләрне үтерә", дип язган булган ул.

  • Былтыр сентябрь уртасында, укучыларына "Байрактар" дигән украин җыры уйнаган ролик кушып куюы өчен, Карасубазар техникумы укытучысы Андрей Белозеровны эшеннән җибәргәннәр иде. " Аңа наци символикасын күрсәтү, гаскәрне "кимсетү" турында беркетмәләр төзелде.
  • ВКонтакте"да "Кызыл балан" ("Червона калина") украин җыры урнаштыруы өчен октябрьдә Белозеровка янә наци символикасын куллану турында административ беркетмә төзеделәр. Аны 14 тәүлеккә административ сак астына алдылар.
  • Ул тоткарланган вакытта үзенә көч куллануларын сөйләгән иде."Мине эчке киемнән генә йөзтүбән идәнгә яткырдылар, кулларыма богау салдылар һәм бөерләремә, эчемә, күкрәгемә тибә башладылар. Кая туры килде – шунда типтеләр", дип тасвирлады Белозеров тоткарлануын.
  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG