Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы эчке эшләр идарәсе шәһәрдә наркотиклар сәүдәсенә кереп киткән яшьләр саны артуын җиткерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шәһәрдә наркотиклар белән бәйле җинаять кылучыларның яше дә кечерәя бара диелә. Әйтик узган ел балигъ булмаган сигез баланы тоткарлаганнар. Шәһәрнең нарко-диспансерына исәпкә 13 яшьлекләрне куйган очраклар да бар дип искәртелә.

Чаллыда наркотиклар сәүдәсенә кереп киткән яшьләр саны арта. Аларның эшләми генә зур акчалар аласы килә, дип саный Чаллы эчке эшләр идарәсенең наркотиклар әйләнеше контроле бүлеге Илгиз Богданов. Ул Чаллыда тыелган матдәләр сату-алу белән бәйле вазгыять катлаулы дип искәрткән. Бу хакта Сhelny-biz яза.

"Наркотикларга җинаятьләргә кереп киткән яшьләр артканнан арта. Беренче хезмәт хакларын да алырга җитешмиләр – аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Дөресен әйтсәк, яшьләрнең эшлисе килми. Аларга яхшы хезмәт хакы вәгъдә итәләр – тиз, җиңел, бер нәрсәгә дә өйрәнәсе юк. Яшьләрнең психикасы җитлекмәгән була, наркотик сатуны оештыручылар аларга җиңел генә йогынты ясый ала. Моның өчен сезгә берни булмаячак дип, иминлек иллюзиясе тудырып, зур акчалар вәгъдә итәләр", дип белдергән ул.

Богданов Чаллыда наркотиклар белән бәйле җинаять кылучыларның яше дә кечерәя бара дигән. Әйтик узган ел балигъ булмаган сигез баланы тоткарлаганнар. Шәһәрнең нарко-диспансерына исәпкә 13 яшьлекләрне куйган очраклар да бар дип искәртә җитәкче.

Шул ук вакытта ул Чаллыдагы күпкатлы йортларда наркопритоннар табыла, монда яшьләрне җәлеп итәләр, ди. Мондый притоннарны йортка керә торган урында сәер күренгән яшьләр төркеме җыелып торуыннан аңлап була, дигән Богданов.

  • Наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаятьләр рейтингында Татарстан былтыр җәй Русия төбәкләре арасында җиденче урында иде. 2022 елның беренче алты аенда шундый 2823 җинаять теркәлгән.
  • 2022 елда Татарстанда балигъ булмаучылар арасында үзләренә кул салучылар саны шактый артуы теркәлгән. Татарстан Дәүләт шурасы утырышында республиканың бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец белдерүенчә, былтыр 22 үсмер үзен үтергән. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, ике үсмер бу вакытта хәмер яки наркотик кулланудан исерек булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG