Accessibility links

Казанны Русиянең иң уңайлы шәһәрләреннән берсе дип тапканнар


Казан шәһәре. Архив фотосы
Казан шәһәре. Архив фотосы

Беренче бишлектә Мәскәү, Петербур, Сочи һәм Краснодар да бар.

Русиянең иң уңайлы биш шәһәре арасына Татарстан башкаласы да кергән. Бу хакта "Платформа" үзәге һәм "ОнИн" ширкәте уздырган сораштыруларга нигезләнеп "Ведомости" хәбәр итә.

Иң уңайлы шәһәрләр дип русияләр Мәскәүне (сораштыруда катнашканнарның 19 проценты), Петербурны (11 процент) Казан, Сочи һәм Краснодарны (дүртәр процент) атаган.

Тикшеренү авторлары искәртүенчә, Казанда берничә тапкыр булып киткән кешеләр шәһәр зур тәэсирләр калдырды дигән. Көньякта урнашкан Сочи белән Краснодар брендлары иң югарысы дип табылган.

Мәскәүне иң югары бәяләүчеләр - мәскәүләр үзләре булып чыккан.

Уртача алганда русияләр үзләре төпләнгән шәһәрләрдә яшәүне төрлечә бәяләгән. Сораштыруда катнашканнарның 76 проценты аны уңайлы дип бәяли, 20 проценты – уңайлы түгел ди, дүрт проценты җавап бирергә авырсынган. Үзәктән ераклашкан саен канәгать булучылар да кимрәк диелә.

  • 2022 елның 11 аенда Татарстанга 3,5 млн турист килгән дип хәбәр ителде. Шуларның 10 процентын Башкортстанда яшәүчеләр тәшкил иткән. Узган ел Татарстанга Башкортстаннан барлыгы 379 047 турист килгән.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Татарстанда туристлар саны артуын шуның белән дә бәйлиләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде.
  • Шәһәр түрәләре 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куйды.
  • Моңа кадәр тарихчы Дамир Исхаков туристларның саны арту сәбәпле, Казанда милли туризмны үстерергә чакырган иде. "Киләсе елда Татар конгрессы этнотуризм юнәлешенә алынырга тели. Хәзер сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк... Читтән килгән туристлар өчен музейларда үзебезнең шәхесләребез һәм ядкәрләребез кадерлерәк", дип белдергән иде ул.
  • Былтыр Татарстанда туристлар 39,5 млрд сум калдырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG