Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов Кырымга туристлар китерү белән бәйле вазгыять “киеренке” дип белдерде


Кырымда туристлар хәрби кораб сурәтендә диңгездә коена
Кырымда туристлар хәрби кораб сурәтендә диңгездә коена

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Кырымдагы курорт кәсебенә дә зур зыян салды. Элек ял итүчеләрнең зур өлеше Кырымга очкычларда килгән булса, хәзер очышлар тукталу сәбәпле, алар анда поезд, йә машинада барырга мәҗбүр. Акмәчет һава аланы былтыр  февраль ахырыннан бирле ябык хәлдә.

Аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов "логистик авырлыклар" аркасында туристлар агымы белән бәйле вазгыять "киеренке" диде. Бу хакта ул "Эшлекле Кырым. Үсеш формуласы" форумында әйтте.

"Поездларны арттырдык, Русия төбәкләреннән 17 пар гел йөреп торачак, биш өстәмә поезд булачак. Проблемны бу гына хәл итми билгеле. 1,5 миллион юлчының килүе – Кырым өчен мәсьәләне хәл итү түгел", диде ул.

16 мартта Русиянең "Соловьев Live" телеканалында Аксенов Кырымдагы ял сезонына "берни янамый" дигән иде.

Февраль ахырында исә "Интерфакс" Русиянең туриндустрия берлеге президентына сылтанып, русияләрнең Кырымга тур сатып алуы нык кимүен язды. Аннексияләнгән ярымутрауда җәен кунакханәләр 50 процент тирәсе генә тулыр дип фаразлана.

  • Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Кырымдагы курорт кәсебенә дә зур зыян салды. Элек ял итүчеләрнең зур өлеше Кырымга очкычларда килгән булса, хәзер очышлар тукталу сәбәпле, алар анда поезд, йә машинада барырга мәҗбүр. Акмәчет һава аланы былтыр февраль ахырыннан бирле ябык хәлдә.
  • Моннан тыш, былтыр ял итүчеләрне август башында Кырымның хәрби объектларында булган шартлаулар да куркытты, туристлар агымы шактый кимеде. Белгечләр әйтүенә караганда, былтыр Кырымда ял итүчеләр саны 2021 белән чагыштырганда 30-50 процентка кимегән.
  • Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
  • Русия хакимиятләре моны "украин дроннарына ату" һәм "һава һөҗүменә каршы системның эшләп китүе" белән аңлата.
  • 2022 елның октябрендә Кырым күперендә шартлау булган иде. Ярымутрауда террорчылык куркынычы югары (сары) дәрәҗәдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG