Accessibility links

Медиа: Русия Украинада язгы һөҗүмнәрне кичектереп тора һәм 400 мең контрактчы җыярга тели


Украинадагы сугыш, Херсон.
Украинадагы сугыш, Херсон.

Журналистлар язуынча, президент Путин озак сугышка әзерләнә һәм Русия хәрбиләре Украина гаскәренең чираттагы һөҗүменә каршы тора алса, якын араларда Көнбатышның Киевка ярдәме кимер дип өметләнә.

Зур уңышларга ирешә алмаганлыктан, Кремль Украинада басып алу һөҗүмнәре ниятеннән кире кайткан һәм әлегә Украина контрһөҗүменә каршы торуга игътибарны юнәлткән дип яза Bloomberg.

Агентлык, моннан тыш, Кремль быел 400 мең контрактчы җыярга тырышачак дип тә фаразлый. Bloomberg чыганаклары белдергәнчә, бу президент Владимир Путинның сайлау алды кампаниясе чорында тагын бер мобилизация уздырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Былтыр сентябрьдә уздырылган мобилизация хакимияткә ышанычны киметкән, "миллионлап русиялене" илдән китәргә этәргән диелә мәкаләдә.

Журналистлар язуынча, президент Путин озак сугышка әзерләнә һәм Русия хәрбиләре Украина гаскәренең чираттагы һөҗүменә каршы тора алса, якын араларда Көнбатышның Киевка ярдәме кимер дип өметләнә.

Басма чыганаклары сүзләренчә, Мәскәү контрактчыларны җыйганда беренче чиратта элек тә сугышларда катнашучыларга һәм авыл кешеләренә өметләнә.

Бүген шулай ук Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевның армия штатын кимендә 1,5 миллионга җиткерергә кирәк дигән сүзләре таралды. Бу хакта ул дәүләт матбугатына биргән әңгәмәсендә әйткән.

  • Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен хәрбиләре саны җитмәү сәбәпле, мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин дигән имеш-мимешләр медиаларда узган ел ахырыннан бирле чыгып килә. Аерым алганда бу хакта Көнбатышның берничә иле күзләве һәм Украина хакимиятләре дә кисәтте. Кремль мондый ниятләр булуын кире кагып килә.
  • Рәсми саннарга күрә, узган елның сентябреннән башлап, "өлешчә мобилизация" кысаларында, запаста торган 330 мең русиялене хәрби хезмәткә алганнар. Октябрь ахырында Русия саклану министры Сергей Шойгу мобилизация төгәлләнде дип белдерде. Шуннан соң Путин да сугышка алуларның бетүен игълан итте, әмма бу хакта фәрман имзаламады. Шул рәвешле рәсми яктан караганда Русиядә мобилизация әле дә дәвам итә.
  • Гыйнварда Русия саклану министры Сергей Шойгу өч ел эчендә Русия армиясендәге гаскәриләр санын 1,5 миллионга кадәр арттыру бурычы куелуын игълан итте. Аларның яртысы диярлек контрактчылар булыр дип көтелә. Шул ук вакытта бу көннәрдә Русия думасына мәҗбүри хәрби хезмәткә бару вакытын 27 яшьтән 30 яшькә арттырып куюлары турында канун өлгесе кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG