Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростовта депутат балалар хезмәтен хәрби ихтыяҗларда кулланырга тәкъдим итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Иващченко балаларга окоп шәмнәре ясатмакчы.

Ростов өлкәсендә мәктәп балаларын ата-аналары рөхсәтеннән башка "махсус операция ("Русиядә Украинага каршы сугыш шулай атала - ред.) окоп шәмнәрен ясауга җәлеп итмәкчеләр. Бу тәкъдим белән КПРФтан депутат Татьяна Иващенко чыккан. Русия кануннары нигезендә мәктәпләрдә балаларны мәҗбүри эшләтү тыела.

Иващченко окоп шәмнәре һәм хәрби ятьмәләр ясауны "әһәмиятле ихтыяри җәмәгать эше" дип атады һәм моның өчен мәгариф оешмалары укучыларның ата-аналарыннан рөхсәт сорарга тиеш түгеллеген әйтте.

"Ата-аналар мәктәпкә ышанмыйлар? Без ничә ел шулай мәктәпне түбәнсетәбез? [Балалар] 11 нче сыйныфка кадәр такта өчен чүпрәктән авыррак әйбер күтәрмиләр. Ә өч елдан соң аларга сугыш кырыннан дустын чыгарырга туры килә. Бу дөрес түгел. Без инициатива белән чыгарга тиеш", дип китерә Иващенко сүзләрен 161.ru сәхифәсе.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, мәктәпләрдә һәр атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
  • Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр. 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG