Accessibility links

Азатлыкка 70 ел: "Салкын сугыш" чорыннан Украинадагы сугышка кадәр


Сулдан уңга: Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан, Аяз Хәкимоглы Азатлык студиясендә, Мүнһен, 1960нчы еллар
Сулдан уңга: Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан, Аяз Хәкимоглы Азатлык студиясендә, Мүнһен, 1960нчы еллар

Быел Азатлык радиосына 70 ел тула - үз тапшыруларын ул 1953 елның декабрендә Германиянең Мүнһен шәһәреннән башлап җибәрә. Алар татарча гына булса да, редакцияне уртак тарих, мәдәни мирас һәм телләр якынлыгы сәбәпле Татар-башкорт редакциясе дип атыйлар. Бүген шул тарихка күз салабыз.

Сезнең Азатлык радиосына бәйле хатирәләрегез, сөйләргә теләгән истәлекләрегез, фикерләрегез бармы? Бу очракта безнең azatliq@rferl.org адресына языгыз, без сезнең белән элемтәгә керербез.

1940нчы еллар һәм татарча "Америка авазы" радиосы

Гариф Солтан, Азатлык радиосында, Нью-Йорк, 1958
Гариф Солтан, Азатлык радиосында, Нью-Йорк, 1958

Азатлык радиосына нигез салучыларның берсе, Көнбатышта калырга булган элекке сугыш әсире Гариф Солтан истәлекләренә караганда, 1947 елның август аенда Көнбатыштагы күпсанлы татар, башкорт, хәтта чуаш мөһаҗирләре арасында Идел-Урал төрки халыкларының мөстәкыйльлеге өчен көрәш берлеге оеша. 1949 елда шушы төркем ABN (Anti-Bolshevik Bloc of Nations) оешмасына, ягъни башка күпсанлы милләтләрнең антибольшевистик берләшмәсенә әгъза булып керә. Бу оешма Совет берлегенең урыс булмаган халыклары һәм Көнчыгыш Европа милләтләренең эмиграциядәге антикоммунист һәм антиимпериалистик оешмалары исеменнән эш итә.

Икенче дөнья сугышыннан соң совет-американ партнерлыгы юкка чыккач, "Салкын сугыш" чоры башлана. Сталин совет илен генә түгел, ә үз кулына алган бар Көнчыгыш Европаны Көнбатыштан "тимер пәрдә" белән аерып куя. Шуннан соң инде Америка совет пропагандасына каршы тору ысулларын эзли башлый. "1950 елда американнар безнең мәсьәлә белән дә кызыксына башлады", дип искә ала шул чорны инде мәрхүм Гариф Солтан.

Әле 1951 елда ук аның катнашында Вашингтонда "Америка авазы"ның татарча тапшырулары башлана. Анда көн саен ярты сәгать дәвамында татар телендә Америка хәбәрләре, Америка сәясәте турында тапшырулар бирелеп килә. Тапшыруларны башкортча да ясау теләге булса да, ул чакта оештыручылар арасында башкорт журналистлары булмау сәбәпле, тапшырулар татарча гына бара. Бу соңрак Азатлык радиосында да шулай була. "Америка авазы"ндагы татарча тапшыруларының баш редакторы итеп Кушма Штатларга сугышка кадәр үк күчеп килгән Нияз Максуди билгеләнә.

Азатлык/Азат Европа радиосы оешуы

Инде 1949 елда ук АКШ Сталин хакимиятендә калган Көнчыгыш Европа илләренә сөйләүче "Азат Европа" радиосын оештыру эшенә керешә, поляк, чех, словак, румын, маҗар, болгар, латыш, литва һәм эстон редакцияләре корыла һәм эшкә керешә. Соңрак, 50нче еллар башында Советлардагы эре халыклар телләрендә дә нәкъ шундый эш кирәклеге турында карар кабул ителә. Бу эштә башта Александр Керенский да бик актив катнаша (1917 елда Русиядәге Вакытлы хөкүмәт җитәкчесе). Американнар үзләре Советлардагы милли мәсьәләләрне бик белми, шуңа да бу эштә күпкә зуррак урыс эмиграциясе белән киңәшләшә. Алар исә, гадәттәгечә, милли телләрдәге тапшыруларны зур бер урыс редакциясе кысаларында әзерләү идеясен алга сөрә. Шул вакытта урыс булмаган милли оешмалар шарт куя: алар бу эштә бары тик һәрбер милли редакция аерым һәм бәйсез эшләгән очракта гына катшачак. Нәтиҗәдә, татар-башкорт редакциясе дә оешканнан бирле аерым бер бүлек булып эшләп килә. Аның беренче мөдире итеп чыгышы белән себерле Шиһабетдин Нигъмәти билгеләнә.

Мүнһенда Азатлык радиосының беренче бинасы (1953-1966)
Мүнһенда Азатлык радиосының беренче бинасы (1953-1966)

Радиода башкортлардан вәкил булмау сәбәпле (ә бу эштә телне камил белү генә җитми, журналист һөнәренә ия булу да кирәк), кайбер материалларның башкорт тәрҗемәсен Гариф Солтан үзе укый, ул чыгышы белән Уфа якларындагы Мәләвез районыннан була. Ә инде чуаш кадрлары табылмагач, чуаш телендә тапшырулар бөтенләй чыкмый.

Азатлык радиосының архивта сакланган иң иртә радиосигналы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00
йөкләү

Мүнһенда Азатлык радиосы оешкач, Вашингтондагы Америка авазы татарча эшен туктата. Татар активистлары соңрак аны янә торгызу белән шөгыльләнергә теләсә дә, татарча белүче һәм тиешле белемле кешеләр табылмау сәбәпле бу эш туктап кала.

"Американнар шарт куйды: үз милләтегезнең мәнфәгате, тарихы турында сөйли аласыз, ләкин хәзердән ук Русиядән аерылып чыгу мәсьәләсен бик күтәрмәгез, диделәр. Әгәр бу мәсьәлә күтәрелсә, татарларны, Кырым татарларын сөргән кебек, үз милли территорияләреннән сөреп җибәрелүләре ихтимал дип уйладык. Тапшыруларда без советларның милли политикасын тәнкыйтьләдек."
Гариф Солтан белән әңгәмәдән

Азатлыкны томалау

Азатлык радиосының беренче эфир көне дип 1953 елның 9 декабре санала. Әмма ул эфирга чыгуга Советлар да моңа каршы чаралар күрә башлый - коммунистик режим кыска дулкындагы тапшыруларны томаларга тотына.

10 метрдан башлап 100 метрга кадәр озынлыктагы кыска дулкыннарның таралу юлы үзенчәлекле - алар Җир шары буйлап атмосфераның ионлы катламыннан кире чагылып тарала. Сигналның кирәк җиргә барып җитүенә ирешер өчен тапшыргычның да алдан уйланган урында булуы кирәк. Шул да бар - радиодулкыннар зур су өслегеннән дә яхшы чагыла һәм ныграк тарала да. 60нчы елларда, мисал өчен, нәкъ шул сәбпле Азатлык радиосы өчен зур антеналы тапшыргыч Каталониядәге Platja de Pals комлыгы янында төзелә.

Советларның томалау җиһазлары бар ил буйлап урнаштырыла, алар көне-төне эшли - анда кизүдә торган хезмәткәр Азатлык, Свобода, Америка авазы тапшыруларын башлар алдыннан ук алар дулкынында гөжләп торган ясалма тавыш бирә башлый, нәтиҗәдә Көнбатыш тапшыруларын тыңлау еш кына мөмкин дә булмый.

Әмма мондый томалау зур шәһәрләрдә эффектив булса да, авыл җирендә Көнбатыш авазларын ишетү җиңелрәк булу сәбәпле күп кеше аларны районнарга, авылларга кайтып тыңлаган. Бүгенге көндә Путин режимы әлеге практиканы, ягъни ирекле мәгълүматны томалауны интернет сәхифәләрен тыеп алып бара.

Азатлык тапшырулары

Азатлык радиосының беренче тапшыруы бары тик 10-15 минут кына була. Яңа хезмәткәрләр килү белән алар озыная бара, көнгә 1 сәгатьлек тапшыруга кадәр җитә. Тапшыруларда дөнья хәбәрләре һәм аларның анализы тәкъдим ителә, дөнья матбугатына күзәтүләр әзерләнә. Совет дәүләтенең пропагандасына, хәтта ялганнарына да тиешле анализлар ясала. Эфирда татар әдипләренең әсәрләре укыла, дини тапшырулар алып барыла.

Радиода эшне татар эмиграциясе вәкилләре алып бара. Алар арасында Гариф Солтан, Нияз Максуди, Шиһабетдин Нигъмәти, Рокыя Вафалы, Хәлимә Шахмай, Фатыйх Исхакый, Гали Акыш, Фәрит Иделле-Аги, Надир Дәүләт һәм башкалар эшли.

Азатлыкның ул елларда "Коммунизмның проблемнары", "Китап киштәсе", "Бабайлар сүзе", "Дөнья хәлләренә күзәтү", "Ислам энциклопедиясе" һәм башка шундый рубрикалары булды. Гает һәм башка дини бәйрәм көннәрендә Каһирә мәчетенең азан тавышын ишетү, кыска вәгазьләр, Коръән аятьләреннән тәфсирләр тыңлау җаныма сары май булып ята иде. Ул вакытта без шул моңлы азанны ишетергә зар-интизар булып яшәдек.

"Идегәй" дастанының 1944 елда ВКП(б) ҮК карары нигезендә "мәңгелеккә" ябылып кую тарихын да, татар язучыларның илдә тыелган әсәрләрен дә мин шушы тапшырулар аша белдем. Гаяз Исхакый, Мирсәет Солтангалиевнең милли азатлык, революцион эшчәнлеге турында да күп мәгълүматлар алдым. Кырым татарлары турында да чынбарлыкны Азатлыктан ишеттем.

Тукайның да безгә билгеле булмаган дини шигырь юллары ачылды. Совет чорында без Тукайны атеист дип белә идек. Баксаң, аның динебезне зурлаган шигырьләре күп булган икән. Башта без "Туган тел" шигыренең дүртенче куплеты бар икәнлеген дә белмәдек.​
Рәфхәт Зарипов истәлекләре
(Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы)

Үткән гасырның 50-90нчы елларында Азатлык Совет берлегеннән читттә татарча һәм башкортча тапшырулар әзерләгән бердәнбер медиа чарасы иде.

Гариф Солтан Америка Конгрессы китапханәсенә барып, аннан меңләгән татар китабының күчермәсен алып кайта, аларны гарәп хәрефләреннән латинга күчереп төпләтә, бу әсәрләрне Азатлык радиосыннан укыйлар. Бу китаплар арасында Совет берлегендә тыелган язучы һәм галимнәр Газиз Гобәйдуллин, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Риза Фәхретдинов, Дәрдмәнд, Садри Максуди, Йосыф Акчура, шулай ук Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич һәм башкаларның әсәрләре була. "Совет төрмәсендә яшәгән татар халкы беренче булып аларны Азатлык радиосы аша ишетә", дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

Азатлык радиосы архивыннан
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00
йөкләү

Шул чорда радионы кыска вакыт кына Нияз Максуди, соңыннан Шиһабетдин Нигъмәти, аннары Гариф Солтан җитәкли. Әлеге чорны Солтан "Татар-башкорт редакциясенең сәясәте – татар вә башкорт проблемын дөньяга чыгару иде. Татар тапшырулары башка редакцияләргә үрнәк булып торды", дип искә төшерә.

Үзгәреш җилләре

1980нче еллар азагында Совет берлегендә үзгәртеп кору башланды. 1988 елда илдә Азатлык радиосын һәм башка Көнбатыш радиоларын томалау туктатылды, аны ирекле рәвештә тыңлау мөмкинлеге ачылды.

1989 елда Азатлыкның татар-башкорт редакциясен аның күптәнге хезмәткәре Фәрит Иделле (Аги) җитәкли башлады. Ул радиога 1969 елда килә һәм 2006 елга кадәр хезмәт итә. 90нчы еллар башында Азатлык Русия буйлап хәбәрчеләр челтәрен булдыра, аңа төбәкләрдән үз хәбәрләрен барлыгы 30лап хәбәрче биреп тора. Фәрит Иделле Казанга килеп Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очраша, Татарстанда радионың бюросын ачу турында килешә (Казан бюросы 1997 елда ачыла).

Миңтимер Шәймиев Азатлыкның Казан бюросында, 2007 ел
Миңтимер Шәймиев Азатлыкның Казан бюросында, 2007 ел

1998 елда Казан Кирмәнендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Фәрид Иделлене һәм Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе президенты Томас Дайнны кабул итә. Очрашуда Азатлык програмнарын Татарстанның дәүләт радиосы дулкыннарында тапшыру турында килешенә. Соңыннан бу тапшырулар "Яңа Гасыр" радиосына күчә. Әлеге хезмәттәшлек бары тик 2008 елда, Путин хөкүмәтеннән ясалган каты басым сәбәпле туктатыла.

1990–2000 еллар башында Азатлык радиосы Татарстанның иҗтимагый тормышында зур роль уйный. Радио Татарстан суверенлыгы мәсьәләләрен актив яктырта, дәүләт медиаларына чыга алмаган милли хәрәкәт вәкилләренә урын бирә, төрле фикер алышулар, дискуссияләр оештыра. Шушы эшен радио үзенең дистәләрчә еллар буена тупланган тәҗрибәсе, һөнәри стандартларына нигезләнеп алып бара.

Азатлыкның Казан бюросы урнашкан бина
Азатлыкның Казан бюросы урнашкан бина

1999 елда Азатлык радиосы татар мәгълүмат чараларыннан беренче буларак интернет сәхифәсен булдыра, анда хәбәрләр татарча гына түгел, кыскача инглизчә чыгып бара. Соңрак радиотапшыруларны да интернеттан тыңлау мөмкинлеге ачыла. 2008 елга кадәр сайт латин әлифбасында эшли, тик Татарстан Мәскәү басымы астында латин имласына күчүдән баш тартканнан соң сайт та кирилл графикасына күчә.

Азатлык радиосының тапшыру башы музыкасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

Яңа проектлар, яңа эш юнәлешләре

Интернет һәм заманча медиа технологияләр чоры килү белән Азатлык та алга таба атлый. 2016 елда татар-башкорт редакциясенең яңа зур медиа порталы – Idel.Реалии эшли башлый. Ул Идел буе төбәкләрендә (Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Мари Иле, Удмуртия, Самар, Сарытау, Сембер өлкәләре һ.б.) булган вакыйгаларны урысча яктырта. Idel.Реалииның уңышлы эше Азатлык/Азат Европа радиосында яңа регионал проектлар башлап җибәрүгә китерә.

Казан урманарында йөргән Азатлык шигарле автобус
Казан урманарында йөргән Азатлык шигарле автобус

2018 елда Татарстанда татар теленә каршы барган һөҗүм һәм көчле басым сурәтендә Азатлык радиосы Әйдә!Online дип аталган яңа проектын башлап җибәрә. Бу проект татар телен өйрәнүчеләр өчен дәресләр, видеолар, аудиоязмалар, заманча алымнар тәкъдим итә. Татар телен өйрәнү проекты укучыларда зур популярлык казана, шул рәвешле Азатлык үз аудиториясен тагын да киңәйтә.

2010 елларда кулланылган кыска Азатлык интермедиясе
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00
йөкләү

Янә томалаулар...

2000нче еллардан Русия янә авторитаризм һәм урыслаштыру юлына кайта башлый. Бу Татарстанны да читләтеп узмый, Русия президенты Владимир Путин басымы белән Татарстан һәм Башкортстан үз Конституцияләрен үзгәртә, дөньякүләм танылган хокукларыннан мәхрүм ителә, татар һәм башкорт телләренең хәле начарая, аларга югалу куркынычы яный башлый.

Яңа тоталитаризм китергән шушы үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2008 елда Азатлыкның Татарстандагы FM тапшырулары туктатыла, 2012 елда Казан бюросы да ябыла.

Ләкин болар барысы да Азатлык эшен туктатмый. Интернет һәм социаль челтәрләр күтәрелеше чорында радио заманча платформаларны үзләштерә, популяр социал челтәрләрдә эшчәнлеген алып бара. 2016 елда Азатлыкның кыска дулкыннардагы тапшырулары туктый, бар эшчәнлек интернетка күчә, сайт активлаша, подкаст кебек заманча форматлар чыга башлый.

Азатлыкның Прагадагы бинасы
Азатлыкның Прагадагы бинасы

Соңгы елларда Путинның тоталитар хөкүмәте илдәге мәгълүмати кырны ирекле һәм бәйсез карашлардан "чистартып" килде. Азатлык шул һөҗүмнең беренче корбаннарыннан берсе булды. 2017 елның декабрендә Азатлык радиосы, корпорациянең башка медиа чаралары белән бергә, Русиядә "ят агент" буларак тамгаланды. Тик Азатлык радиосы бу карарны танымый, моны журналистларга ясалган басым дип бәяли һәм гомумән Русиянең репрессив кануннарын кире кага.

2022 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән күрше Украинага каршы сугыш башлана, сугышның беренче көннәрендә үк Азатлык радиосы, башка бәйсез медиа чаралары кебек үк, илдә томалана. Русия хакмиятендәге социал челтәрләр дә Азатлык сәхифәләрен томалый.

Ләкин моңарчы күрелмәгән цензура һәм басымга карамастан, Азатлыкны бүген интернетта да, социаль челтәрләрдә дә укыйлар, Instagram, Youtube-та карыйлар, подкастларын тыңлыйлар. Иң дәвамлы эшләгән мәгълүмат чараларының берсе булган Азатлыкның татар һәм башкорт медиа киңлегендә әле 1953 елда ук алган үз урыны бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG