Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ такси юлчыларының геолокациясе һәм түләүләре турындагы мәгълүматны алмакчы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тәкъдим ителгән канун өлгесен такси турындагы канунны тормышка ашыру өчен әзерләгәннәр диелә. Аерым алганда бу такси мөштәрисенең ничек түләвен, кайларда булуын электрон рәвештә күзәтеп торырга булышачак.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Русия хөкүмәте карарының өлгесен әзерләгән. Бу документ ФСБга мәхкәмә карары булмаса да таксиларның мәгълүмат системнарын һәм белешмәләр базасын карау вәкаләте бирәчәк.

Аерым алганда бу такси мөштәрисенең ничек түләвен, кайларда булуын электрон рәвештә күзәтеп торырга булышачак. Документ норматив-хокукый акт өлгеләре порталында чыккан.

Шул ук вакытта документ текстында әйтелгәнчә, әгәр ФСБ такси чакыру хезмәтеннән үзенә кирәк мәгълүматны "ашыгыч" дигән тамга белән соратып алса, такси белешмәләрне өч эш көне эчендә тапшырырга тиеш булачак. Әгәр мондый тамга юк икән – ун эш көне эчендә. Моның өчен мәхкәмә карары кирәк булмаячак.

Бу документ өлгесен такси турындагы канунны тормышка ашыру өчен әзерләгәннәр диелә. Такси эшчәнлеген көйләүче канунны Русия думасы өченче укылышта былтыр декабрь ахырында кабул иткән иде. Ул такси хезмәте күрсәтүчеләрне сәфәрләр турындагы мәгълүматларны сакларга һәм аларны тәртип саклау оешмалары таләп иткәндә тапшырырга мәҗбүр итә.

  • Аерым алганда, канунга ярашлы, таксичылар һәм таксига заказ бирү хезмәтләре сәфәрләр турындагы белешмәләрне ярты ел сакларга тиеш була. Машина йөртүчеләр заказлар журналы алып барачак, аны таләп ителгәндә тәртип саклау оешмаларына тапшырачак. Ә такси хезмәтләре исә, иминлек оешмаларына үзләренең мәгълүмати системнарына һәм белешмәләр базасына керә алу мөмкинлеге бирәчәк.
  • Русия президенты Владимир Путин бу канунны 29 декабрьдә имзалады, ул быел 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк.
  • Күптән түгел ФСБның Роскомнадзордан Aviasales-ны "мәгълүмат таратуны оештыручы" дип тануны соравы билгеле булды. Болай булганда ФСБ сервисның мөштәриләр турындагы белешмәләрен ала алачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG