Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның балигъ булмаган улларын террорчылык белән көрәш өчен бүләкләгәннәр


Чечня башлыгы Рамзан Кадыров
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров

Былтыр Кадыров үзенең балигъ булмаган улларын Украинадагы сугышта катнаша дип сөйләгән иде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның балигъ булмаган улларын – Әхмәт һәм Адәм Кадыровларны республика эчке эшләр министрлыгының "Террорчылык белән көрәштә аерылып торган өчен" дигән истәлекле түштамгалар белән бүләкләгәннәр. Бу хакта "Грозный-информ" хәбәр итә.

Әхмәткә – 17, Адәмгә – 15 яшь. Аларга бу бүләкләрне Чечня эчке эшләр министры һәм республика Росгвардиясе идарәсе җитәкчесе тапшырган.

Былтыр Кадыров үзенең балигъ булмаган уллары – ул чакта 16 яшендә булган Әхмәтне, 15 яшьлек Зелимханны һәм 14 яшьлек Адәмне Украинадагы сугышта катнаша дип сөйләгән иде.

  • Былтыр ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның хатынына "Каһарман ана" исеме бирде. Медни Кадырова – бу исемне алган Русиядәге беренче хатын-кыз булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG