Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Казан мәктәбенә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевкә гомерлек төрмә сорады


Илдус Нәфыйков
Илдус Нәфыйков

Галәвиев тугыз кешене үтерде. Илдус Нәфыйков аны беренче биш ел төрмәдә, аннан соң аерым тәртипле төзәтү колониясендә утыртуны сорый.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков мәхкәмәдән Казанның 175нче мәктәбендә тугыз кешене атып үтергән Илназ Галәвиевкә гомерлек төрмә бирүен сораган. Бу хакта Русия баш прокуратурасы хәбәр итә.

Илдус Нәфыйков Галәвиевне беренче биш ел төрмәдә, аннан соң аерым тәртипле төзәтү колониясендә утыртуны сораган. Моннан тыш, прокурор зарар күрүчеләрнең рухи зыян өчен сораган акчалары тулысынча канәгатьләндерелергә тиеш дип саный.

  • 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Октябрь уртасында Галәвиевка ачылган җинаять эшен Баш прокуратура мәхкәмәгә тапшырды. Аны җинаять кодексының берничә маддәсендә гаеплиләр: үтерүдә, канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр алу, саклау һәм ясауда, шулай ук аңлы рәвештә милекне юк итү яки зарарлауда.
  • Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG