Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамбовтагы ипи пешерү комбинаты күмәчләр белән беррәттән Украинадагы сугышка дроннар ясый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Оешма вәкиле әйтүенчә, узган ел хәрбиләр дроннар җибәрүне сораган, ни кадәр күбрәк булса – шулкадәр яхшырак дигән. "Теләсә нинди интернет-кибетләрдә табып була торган өлешләрдән үзебез ясап карадык. Берничә экземпляр ясап, аны фронтка алып барып кайттык, анда сынап карадык", ди мөдир урынбасары.

Тамбов икмәк комбинаты ипи һәм күмәчләр белән беррәттән, Русия гаскәре өчен пилотсыз очкычлар ясап чыгару белән дә шөгыльләнә башлаган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Оешма мөдире урынбасары Александр Рудик әйтүенчә, узган ел хәрбиләр дроннар җибәрүне сораган, ни кадәр күбрәк булса – шулкадәр яхшырак дигән.

"Теләсә нинди интернет-кибетләрдә табып була торган өлешләрдән үзебез ясап карадык. Берничә экземпляр ясап, аны фронтка алып барып кайттык, анда сынап карадык. Бер дронны югалттык, кимчелекләре нәрсәдә булуын аңладык, кайткач җиһазны камилләштереп бетердек", дигән ипи пешерү комбинаты вәкиле.

Газет язуынча, хәзерге вакытта күзәтеп йөри торган иң гади дроннарны җитештерү өчен комбинатта карбоннан рамалар кисәләр, ә якын арада 3D-принтерда компонентларының өлешләрен чыгара башламакчылар. Бу дроннарга "Бекас" дип исем биргәннәр. Рудик исәпләп чыгарганча, шундый бер дронны ясау 25-50 мең сумга төшәчәк.

Завод 16 пилотсыз очкычтан торган беренче партияне хәрбиләргә март ахырында җибәрергә тели. Оешманың куәте аена иң күбе 200 дрон җыярга мөмкинлек бирә диелә.

  • 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Хәрби белгеч Роман Свитан ни өчен ракетлары була торып та, Русиянең Украинага каршы дроннар куллануына аңлатма бирде. "Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Ракетлар дроннардан кыйммәтрәк тә - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырга. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә", диде Свитан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG