Волгоградта яшәүчеләрнең 70 проценты шәһәрне Сталинградка үзгәртүне хупламас иде. Бу Russian Field бәйсез проектының шәһәр кешеләре арасында уздырган сораштыруы нәтиҗәләреннән күренә.
Әгәр хакимиятләр Волгоградны Сталинград дип атаса, моны шәһәрдә яшәүчеләрнең дүрттән бере генә хуплар иде, аеруча 60 яшьтән өлкәннәр. Бу яшьтәгеләрнең 44 проценты Сталинградта яшәргә тели.
27 мартта шәһәрдә Волгоградның исемен алыштыру турында референдум әзерләнүе билгеле булды. Моны хуплаучылар әлеге мәсьәлә Икенче дөнья сугышындагы "батырлык турында искә төшерү", тарихны саклау, ватанпәрвәрлекне арттыру, шәһәргә туристлар җәлеп итү өчен күтәрелә дип уйлый.
Каршы чыгучылар исә коррупцион максатлар бар, хакимиятләрнең псевдопатриотизмга омтылышы сизелә ди.
Шул ук вакытта, шәһәрне нинди исем белән атаулары сезгә ныграк ошый дигән сорауга биредә яшәүчеләрнең 74 проценты – Волгоград, 18 проценты – Сталинград, биш проценты – Царицын дип җавап бирде.
Моңа охшаш сораштыруны гыйнварда Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) да уздырган. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге (67 проценты) Сталинград атамасын хупламый.
- Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Сугыш башланганнан бирле Сталин шәхесе белән бәйле тәкъдимнәр Башкортстан һәм Татарстанда да яңгырап тора.
- Әйтик былтыр җәй КПРФның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин республика башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать язып, Сталинны яклауны таләп итте. Ул 9 майда Уфада яңгыраган чыгышта Сталинга кагылышлы сүзләрнең "канун бозу-бозмавын тикшерүне һәм прокурор чарасы күрүне" сораган иде.
- Ә быел Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьева 9 май алдыннан шәһәрнең Җиңү паркына Иосиф Сталин бюсты урнаштырырга тәкъдим итте. Шул рәвешле ул "илне көчле державага әйләндергән, аңа атом калканы бүләк иткән" җитәкченең истәлеген шәһәрдә мәңгеләштерергә теләвен әйтте.
- "Сталинны хупламаучылар - яки әшәке кешеләр, яки шундый бөек шәхесне бәяләргә акылы җитмәүчеләр", дип белдерде Гурьева.
- Былтыр 6 декабрьдә Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Бу җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. Мәктәп Сталин һәйкәлен алып куйды. Шулай да аның ачылышы 2023 елның язында булачак дип әйтелде.
- Чаллы мәктәбе ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы Татарстан Дәүләт шурасында да күтәрелде. Бу уңайдан былтыр 15 декабрьдә узган парламент утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. "Яшьләр меңьеллык тарихлы Русиядә нинди лидерлар булуын белергә тиеш. Без нәрсәдән куркабыз?" диде ул.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум