Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада полиция хезмәткәре үзенә кул салган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, бу хәл 2 апрельдә булган. Ирнең үлеменә көнкүрештәге низаг сәбәпче булуы бар, дип фаразлана, полиция тикшерү уздыра.

Уфада 37 яшьлек полиция хезмәткәре үзенә кул салган, аның җәсәден эш урынында – Дим районындагы 3нче участок пунктында тапканнар. Бу хакта Ufa1 хәбәр итә.

Басмага Башкортстан эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, бу хәл 2 апрельдә булган. Ирнең үлеменә көнкүрештәге низаг сәбәпче булуы бар, дип фаразлана, полиция тикшерү уздыра.

Mash Batas Telegram-каналы мәгълүматынча, мәрхүм полиция хезмәткәренең исеме - Морфәез Бикбов, ул хәрби хәрәкәтләр ветераны, төрле бүләкләргә ия булган. Аның өйләнгән һәм ике бала атасы булуы әйтелә.

Шул ук вакытта канал райондагы полиция бүлекчәсеннән соңгы арада күп кенә участок полицияләренең эштән китүен искәртә. 22 хезмәткәрдән 4 кеше генә калды, аларга эш күп өелде, диелә хәбәрдә.

  • 2016 елда Уфада 24 яшьлек полиция хезмәткәре Илгизәр Ишмөхәммәтов үзенә кул салды. Үлеме алдыннан Илгизәр җитәкчелек басымына чыдый алмаганын аңлаткан видеомөрәҗәгать әзерләгән иде.
  • "Мине гел ачуланып торуларыннан, басым ясаудан, җитәкчеләр алдында начар яктан күрсәтүләреннән туйдым. Әгәр эчке эшләр системында хәлләр бүгенге кебек калса, анда эшләүнең мәгънәсе юк", - диелә Илгизәр Ишмөхәммәтов мөрәҗәгатендә.
  • Былтыр ноябрьдә Татарстанда Теләче районының эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәренең мәете табылган иде. Искәндәр Моталлаповның мәетен полиция бүлекчәсенең җылыту бүлмәсендә тапканнар, күкрәгендә ике яра эзе табылган. Ул үзен бурычлары аркасында үтергән булуы бар дип фаразладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG