Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльдә президент сайлавына халыкның 70 проценты килер, төп намзәт 75 процент тавыш казаныр дип исәплиләр


Владимир Путин Русия гаскәре басып алган Мариупольдә
Владимир Путин Русия гаскәре басып алган Мариупольдә

Бу намзәт Путин булыр дип фаразлана. 2020 елда Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр аңа бишенче мөддәткә дә сайланырга мөмкинлек бирә. Путин үзе әлегә президент сайлауларында катнашу ниятләренә әйтмәде.

Русия президенты хакимияте вице-губернаторлар өчен семинар уздырган. Анда 2024 елда Русиядә узасы президент сайлауларының формуласы турында фикер алышканнар. Чара март ахырында "Сенеж" идарә остаханәсендә үткән.

Бу хакта чарада катнашканнарга сылтама белән РБК яза.

Басма әңгәмәдәшләре сөйләвенчә, Кремль 2018 ел белән чагыштырганда күпкә югарырак нәтиҗәләргә өметләнә. Сайлау яшендәгеләрнең 70 проценты килер, төп намзәт 75 процен тавыш җыяр дип исәпли.

Бу намзәт Владимир Путин булыр дип фаразлана. 2020 елда Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр аңа бишенче мөддәткә дә сайланырга мөмкинлек бирә. Путин үзе әлегә президент сайлауларында катнашу ниятләренә әйтмәде.

Халык арасында уздырылган сораштырулар Путинны хуплаучыларның күп булуын күрсәтсә дә, сугыш һәм репрессияләр барганда бу нәтиҗәләрнең дөреслеккә туры килүе шик уятырга мөмкин.

2018 елгы президент сайлавы алдыннан вице-губернаторларга башка бурычлар куелган булган: президент сайлавына халыкның 70 проценты килергә, төп намзәт тә 70 процент тавыш казанырга тиеш дигән булганнар. Рәсми белешмәләргә күрә, ул чакта халыкның 67,5 проценты килде, ә Путин 77 процент тавыш казанган иде.

Бәйсез күзәтүчеләр һәм аналитиклар фикеренчә, Путинга миллионлаган тавыш хәрәмләшеп өстәп куелды.

Кремльдә Украинадан дүрт төбәкне аннексияләгәч, Путинның рейтингы артты, бу төбәкләрдә Путинны күпләр хуплаячак, дип саныйлар. Шул ук вакытта басып алынган төбәкләрдә Русиянең ничә ватандашы булуы билгесез. Бу төбәкләрдә сугыш хәле кертелгән, монда сайлауларны ничек уздырмакчылар – анысы да әлегә билгеле түгел.

РБК әңгәмәдәшләре әйтүенчә, 2024 елда президент сайлавы вакытында үтәчәк, аның легитимлылыгында шикләр булмаска тиеш. Халыкның бөтен катламнары, аеруча яшьләр белән эшләргә, ышандыру ярдәмендә хәрәкәт итәргә кушылган.

  • Быел гыйнвар башында Кремльнең Русия президентын сайлауга әзерлек башлавы хәбәр ителде. Президент идарәсендәге түрәләр, сугышка карамастан, сайлау билгеләнгән вакытта - 2024 елның мартында узачак - һәм анда Владимир Путин катнашачак, дип эш итә.
  • Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).
  • Икътисадчылар президент сайлавына кадәр Кремль халыкны акча белән юмаларга тырышканга, быел инфляция артачак, дип фаразлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG