Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстандагы идарәсендә һәм республиканың эчке эшләр министрлыгында эшләп, Украинадагы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә икешәр миллион сум акча түләячәкләр. Әлеге акчаларны сугыш барган урынга терәлеп торган җирләрдә Русия чикләрен саклаганда үлгән татарстаннарның гаиләләре дә алачак. Бу хактагы фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
2022 елның апреленнән башлап Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр һәм Росгвардия сугышчылары республикадан ике миллион сум акчалата ярдәм ала. Июнь аеннан башлап Татарстан бу акчаларны сугышта һәлак булган ихтыяриларның гаиләләренә дә түли.
Русия Украинага бәреп кергәннән соң, ил президенты Владимир Путин "махсус хәрби операция"дә һәлак булганнарның бөтен гаилә әгъзаларына иминият түләве һәм бер тапкыр бирелә торган пособие – 7 миллион 421 мең сум күчереләчәк дип белдерде.
Шулай ук һәлак булган хәрбинең гаиләсендәге һәр әгъзага ай саен акчалата компенсация каралган.
- Күптән түгел Татарстанның Украинадагы сугышка 1,5 миллиард долларлык һуманитар ярдәм күрсәтүе билгеле булды. Аерым алганда Украинадан басып алынган Лисичанскига һәм сугышта катнашучы татарстаннарга ярдәмнәр турында сүз бара.
- Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота". Югыйсә 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
- Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Татарстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык һәлак булган татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген алып бара. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Татарстаннан - 325, Башкортстаннан - 561 хәрбинең исеме бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум