Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнефть" Төркиянең ягулык ширкәтен сатып ала


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Aytemiz челтәренә Төркиянең төрле төбәкләрендәге 570ләп ягулык салу станцияләре керә.

"Татнефть" Төркиянең Aytemiz ширкәтен сатып алу турында килешкән һәм Төркиядә өлешләп ягулык сату базарына чыгарга әзерләнә. Aytemiz-не ул 320 миллион долларга сатып алачак. Русия нефть ширкәте Төркиядә вәкиллеген ачуны хуплаган да инде, дип яза "Коммерсантъ".

Aytemiz Akaryakit ширкәтенә бертигез дәрәҗәдә Айтемиз гаиләсе һәм Dogan Holding инвестиция ширкәте хуҗа.

Aytemiz челтәренә Төркиянең төрле төбәкләрендәге 570 ягулык салу станциясе керә, ул 2022 ел ахырына Төркия базарында җиденче урынны алып торган.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Көнбатыш илләре Русиягә чикләүләр кертте.

Хәзер Русия чикләүләр аркасында ягулык һәм нефтькә төшкән бәяләрне компенсацияләү юлларын эзли, "дус илләрдәге" нефть эшкәртү һәм ягулык сату активларны өйрәнә, дип искәртә басма.

  • Апрель башында Польшаның Orlen нефть эшкәртү ширкәте Русиядән нефть сатып алу турындагы соңгы килешүеннән баш тартты, килешү "Татнефть" белән төзелгән иде. "Татнефть"нең Orlen белән килешүе 2024 елга кадәр аена 200 мең тонна нефть белән тәэмин итүне күз уңында тота иде. Русия нефте оешмага торбалар аша килде.
  • Былтыр 5 декабрьдә Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар. Бу чикләүне Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия кертте.
  • Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG