Казан кооператив институты ректорыннан студентлар хәрби чакырылышка җитешсен өчен, имтиханнарны вакытыннан алда уздыруны сораганнар. Хәзер деканат студентларга имтиханнарны иртәрәк бирергә тиешле кешеләрнең исемлеген җибәрә, дип хәбәр итә "Гроза" чыганакларына сылтама белән.
Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиевага килгән хаттан күренгәнчә, югары уку йортыннан 15 июньгә кадәр студентлардан имтихан алу эшләрен оештыруны сораганнар.
Хаттагы беренче кызыл юлда ректорга 1 апрельдән 15 июльгә кадәр Русиядә хәрби чакырылыш булачагын хәбәр иткәннәр.
Март ахырында "Гроза" Татарстан хәрби комиссариатының Чаллы педагогика дәүләт университетында магистратура һәм аспирантурага керәсе студентлар исемлеген соратып алуы турында җиткерде.
29 мартта Казан федераль университеты студентларына мәгълүматны ачыклау өчен дип хәрби комиссариатларга повесткалар таратулары хәбәр ителгән иде.
- Русиядә язгы чакырылыш башланды. Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, бу юлы 147 мең кеше җыймакчылар. Бер ел элек белән чагыштырганда 12,5 меңгә күбрәк дигән сүз.
- Язын Русия хәрби комиссариатлары электрон чакырулар таратырга җыена. Моңа кадәр саклану министрлыгы электрон база ясап, 18 яшьтән 27 яшькә кадәр 700 меңнән артык кешене исәпкә куйды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум