Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада аноним Telegram-канал аша шәһәр мәктәпләренә һөҗүм итү белән яныйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әйтик 10 апрель, дүшәмбе көнне 38нче мәктәпкә һөҗүм булырга мөмкин диелгән. Кайбер әти-әниләр борчылып, балаларын мәктәпкә җибәрмәгән. Шәһәр мэры Рамил Муллин халыкка борчылмаска куша. Ул мәктәпләргә һөҗүмнәр булачак дигән хәбәрләр - ялган ди.

Бу ялларда Түбән Камада билгесез затлар Telegram-канал ачкан, анда шәһәр мәктәпләренә бомбалар куелуы, һөҗүмнәр ясалырга мөмкин булуы турында материаллар чыккан. Берничә көн эчендә каналга 1,5 мең кеше язылган. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Хәбәрләрнең берсендә 10 апрель, дүшәмбе көнне 38нче мәктәпкә һөҗүм булырга мөмкин диелгән. Басма язуынча, кайбер әти-әниләр борчылып, балаларын мәктәпкә җибәрмәгән. Эшлекле дүшәмбедә бу хәлгә шәһәр мэры Рамил Муллин фикер белдергән.

"Без бу мәсьәләне тәртип саклау оешмалары, Федераль иминлек хезмәте белән сөйләштек. Тәртип саклау оешмалары мәгълүматынча, бу – ялган мәгълүмат. Шуңа паникага бирелмәвегезне сорыйм, мәсьәлә контрольдә", дигән ул.

Муллин искәртүенчә, Telegram-каналдагы хәбәрләр белем бирү оешмаларына гына түгел, сәүдә үзәкләренә һәм башка җәмәгать урыннарына кагылган.

"Безгә шактый җитди мәгълүмати һөҗүмнәр ясала. Бу – мәктәпләргә бомба куюлары, сәүдә үзәкләрендә эвакуация. Барысын да күрдек. Нигездә барысы да украин махсус хезмәтләре аша эшләнә. Ягъни бу илгә һөҗүм", дигән Муллин.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды. Украина ягы биргән мәгълүматларга күрә Путин башлаган сугышта барлыгы 468 бала үлгән, 947 бала яраланган.
  • Былтыр шартлаткыч җайланмалар куелуы турындагы хәбәрләр аркасында мәктәпләрне киңкүләм эвакуацияләүләр Идел буе төбәге шәһәрләрендә берничә ай дәвам итте. Аерым алганда Казанда 115 мәктәпне һәм Казан федераль университетының (КФУ) төп бинасыннан студентларны һәм укытучыларны да эвакуацияләгәннәр иде.
  • Узган ел 1 апрельдә билгесез зат электрон почта аша Чаллыдагы банкларга шартлаткычлар куелуы турында "ялган хәбәрләр" таратты. Шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр расланмады.
  • Шартлаткыч кую турында ялган хәбәр бирү уңаеннан ачылган җинаять эше кысаларында, Чаллыда яшәүче өченче төркем инвалид, 54 яшьлек Марат Камаловның өендә тентү узды. Бу эштә ул - шаһит булды. Тикшерү эшләре уздырганда ир үзен "кыйнауларын" һәм "карлыгач" кебек бастырып куюларын сөйләде. Социаль челтәрләрдә Камалов Русиянең Украинага каршы сугышына каршы чыкты һәм Буча белән Ирпеньнән видеолар да чыгарган иде. Тентүдән соң ул Төркиягә күчеп китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG