Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Русия әтисе янына Киевтан Кырымга барырга чыккан кырымтатар кызын берничә ай сак астында тота


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Грузия-Русия чиген үтеп чыгуыннан соң, кызны Русия куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган. Аны башта Чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгенә җибәргәннәр. Соңрак административ беркетмәләр төзеп, өч тапкыр 15әр тәүлеккә сак астына утыртканнар. Хокук яклаучылар аңа җинаять эше ачулары бар дип сагая.

Әтисенең сәламәтлеге начарайгач, Киевтан аннексияләнгән Кырымга бармакчы булган кырымтатар Ление Умерованы Русия дүрт айдан артык сак астында тота. Бу хакта "Кырым хокук яклау төркеме" хәбәр итә.

Хокук яклаучылар мәгълүматынча, былтыр 4 декабрьдә Ление Умерова Киевтан Кырымга барырга тиеш булган, чөнки аның әтисе яман шеш белән авырый.

Грузия-Русия чиген үтеп чыгуыннан соң, кызны Русия куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган. Янәсе ул тәртип зонасы кагыйдәләрен бозган.

16 мартка кадәр Лениене Владикавказ янындагы Чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә тотканнар. Шәһәр яны район мәхкәмәсе аны "дәүләт чиге тәртибен бозу"да (Административ хокук бозулар кодексының 18 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапкан һәм ике мең сум штраф салган. 16 мартта төнлә Ление Умерова вакытлы тоту үзәгеннән чыгарылган.

Шулай да кыз үзе сөйләвенчә, капка янында аны дүрт ир-ат утырган машина көтеп торган. Ление Умерова үзен тотып алуларын, башына пакет кидереп, Владикавказның таныш булмаган районына китерүләрен, шунда калдырып китүләрен сөйли.

Кызны шунда ук полиция патруле тоткарлаган. Ни сәбәпле тоткарлауларын сорагач, аңа "полиция хезмәткәрләренә буйсынмау" турында беркетмә төзегәннәр. Ленин районы мәхкәмәсе кырымтатар кызына 15 тәүлек административ сак биргән.

Вакытлыча тоту изоляторында утырган чагында кызга тагын бер шундый ук беркетмә төзелгән: янәсе ул телефонын полициягә бирмәгән. 27 мартта шул ук мәхкәмә аны кабат 15 тәүлеккә сак астына җибәргән. Лениены Беслан шәһәрендәге вакытлы тоту изоляторына күчергәннәр. 9 апрельдә аңа полициягә буйсынмау турында тагын бер беркетмә төзегәннәр. 11 апрельдә Владикавказның Совет районы мәхкәмәсе кызга янә 15 тәүлек административ сак биргән.

"Административ сак билгеләгән булып, кызны җибәрмичә тотып торалар. Бу тупас рәвештә хокук бозу, анда сәяси эзәрлекләү һәм ялган административ эшләр ачу билгеләре дә бар. Сак астында тотып, кызга җинаять эше ачарга әзерләнүләре бар, дип сагаям", ди "Кырым хокук яклау төркеме" идарә рәисе Ольга Скрипник.

Ление Умерованың абыйсы Азиз Умеров исә, "ул бер генә җинаять кылды" – Кырымда туган кеше булса да, Русия паспорты алмады, дип искәртә.

"Халыкара хокук нормаларын бозып, террорчы ил гаепсез кешене – Украина ватандашы булган 25 яшьлек кызны тотык итеп тота. Битараф булмаган бөтен иҗтимагый активистларны, хокук яклау оешмаларын, дәүләт хакимияте оешмаларын Лениене әсирлектән коткарырга булышырга чакырам", дип мөрәҗәгать иткән Азиз Умеров.

Русия куәт оешмалары вәкилләре Ление Умерованы тоткарлаулары турында рәсми хәбәр итмәде.

  • Моңарчы Украинаның Херсон өлкәсе кырымтатары Аппаз Куртамет белән дә шушыңа охшаш хәл булган иде. Былтыр августта Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 20 яшьлек кырымтатар егете Аппаз Куртаметны урлауларын хәбәр иткән иде. Егет Украина ягыннан аннексияләнгән Кырымдагы туганнарына киткән. Әмма Русия гаскәрләре контролендәге күзәтү пунктына килеп җиткәннән соң, аның белән элемтәләр өзелгән диелде. Соңрак егетне Русия куәт оешмалары вәкилләре кулга алды.
  • Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Киев үз җирләрен, шул исәптән 2014 елда аннексияләнгән Кырымны да тулысынча азат итми торып, Русия белән сугышны туктату турындагы сөйләшүләргә бармаячагын әйтә.
  • Кырымның кабат Украинага кайтуын аеруча кырымтатарлар зарыгып көтә, чөнки соңгы елларда иң күп золымны нәкъ алар күрде һәм һаман да күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG