Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Эрдоган халыкка аш бүлмәсендә куллану өчен ел буе бушлай газ һәм кайнар су бирергә вәгъдә итте


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган

Бу хакта ул Кара диңгез газын кудыра башлау уңаеннан узган тантанада әйтте. Эрдоган сүзләренчә, баштагы чорларда Төркия көненә 10 миллион шакмак метр газ чыгарачак, ә проект тулы куәтенә эшли башлагач, көненә 40 миллион шакмак метр. Бу исә илнең газга ихтыяҗларын 30 процентка капларга булышачак.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган халыкка аш бүлмәсендә куллану өчен ел буе бушлай газ һәм кайнар су бирергә вәгъдә итте. Бу хакта ул Төркиягә Кара диңгез газы кудырыла башлау уңаеннан әйтте, дип яза Anadolu.

Моннан тыш, Эрдоган әйтүенчә, йортлар бер ай буе бөтен газ түләүләреннән дә азат ителәчәк. Шул ук вакытта, берничә атнадан Төркиядә сайлаулар булачак.

Кара диңгез газын кудыра башлау уңаеннан узган тантана "Фильос" газ эшкәртү комплексында, Зонгулдак шәһәрендә үтте. Эрдоган сүзләренчә, баштагы чорларда Төркия көненә 10 миллион шакмак метр газ чыгарачак, ә проект тулы куәтенә эшли башлагач, көненә 40 миллион шакмак метр. Бу исә илнең газга ихтыяҗларын 30 процентка капларга булышачак.

Төркия президенты искәртүенчә, әлеге проект "рекордлы 32 ай эчендә" тормышка ашырылган, шул рәвешле Төркия "энергетик бәйсезлеккә зур адым ясады", диде Эрдоган

  • 14 майда Төркиядә президент сайлаулары узачак. Февральдәге җир тетрәүләрдә 50 меңнән артык кеше үлсә дә, сайлауларны күчермәделәр.
  • Сайлау алды ярышында Эрдоган белән Кылычдароглу төп намзәтләр булып тора. Аларның сайлау алды кампанияләрендә җир тетрәү темасы өстенлек алып тора. Оппозициянең Эрдоганга төп дәгъвасы – хакимиятләрнең җимергеч зилзилә китергән нәтиҗәләр белән көрәшкә начар әзерләнүе һәм зыян күрүчеләргә җитәрлек ярдәм булмавы.
  • Төркиядәге көчле җир тетрәү нәтиҗәләре быелгы сайлауларда да чагылыш табарга мөмкин дип саныйлар. "Бу фаҗига оппозициягә күп мөмкинлекләр, хакимиятне тәнкыйтьләргә форсатлар ачты. Һәм алар моны сәяси көрәштә актив куллана. Шуңа күрә җир тетрәү хакимият шансларын киметергә мөмкин", — дигән иде журналист Яшәр Ниязбаев.
  • Март ахырында Төркиядә өч оппозицион фирка президент сайлауларыннан илнең хәзерге башлыгы Рәҗәп Эрдоган намзәтен төшереп калдыруны таләп итте. Оппозиция Эрдоганның төп көндәше Кемал Кылычдароглуны хуплый. Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, гамәлдәге президентны сайлауларга тәкъдим итү Төркия Конституциясенә каршы килә, чөнки ул хәзерге вакытта бу вазифада икенче мөддәтендә тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG