Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәҗәп Эрдоган намзәте Төркия президентын сайлауга рәсми тәкъдим ителде


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Эрдоган МНР һәм Гаделлек һәм тәрәккыят фиркаләренең уртак намзәте булды.

Быел Төркиядә 14 майда узачак президент сайлауларына илнең гамәлдәге җитәкчесе – Рәҗәп Эрдоган намзәте рәсми тәкъдим ителгән. Әлеге гариза Югары сайлау комиссиясенә тапшырылган. Бу хакта Төркиянең Милләтче хәрәкәт фиркасе (MHP) лидеры урынбасары Фети Йылдыз хәбәр итте, дип яза Төркиянең Sabah газеты. Эрдоган МНР һәм Гаделлек һәм тәрәккыят фиркаләренең уртак намзәте булды.

"Бу – гади сайлаулар гына түгел, бу Төркиягә янаган эчке һәм тышкы куркынычларга тарихи бер берләшү. Ул төрек халкының гомерен мәңгегә саклап калачак", дигән Фети Йылдыз.

Рәҗәп Эрдоган 2003-2014 елларда Төркия премьер-министры булды. 2014 елдан бирле Төркиянең президенты булып тора. Ул бу вазифага икенче тапкыр – 2018 елда булган тавыш бирүләрдә дә сайланган иде.

  • Төркиядә президент сайлау быел 14 майда узачак.
  • 6 март кичендә билгеле булганча, Эрдоганга каршы Җөмһүрият халык фиркасе лидеры Кәмал Кылычлароглы көрәшәчәк. Эрдоганның көндәшләре арасында хәзерге вакытка шулай ук Мәмләкәт фиркасеннән Мүхаррем Инҗе һәм Җиңү фиркасеннән Синан Оган да бар.
  • Төркиядәге көчле җир тетрәү нәтиҗәләре быелгы сайлауларда да чагылыш табарга мөмкин дип саныйлар. "Бу фаҗига оппозициягә күп мөмкинлекләр, хакимиятне тәнкыйтьләргә форсатлар ачты. Һәм алар моны сәяси көрәштә актив куллана. Шуңа күрә җир тетрәү хакимият шансларын киметергә мөмкин", — дигән иде журналист Яшәр Ниязбаев.
  • "Төркия халкының 15%ы җир тетрәүдән зыян күргән районнарда яшәгән. Алардан якынча 70% Эрдоган өчен тавыш биргән. Күз алдына китерегез, хәзер аларның нинди өлеше фикерләрен үзгәртәчәк. Анда туганнарын-якыннарын югалткан кешенең кәефен чамалый алабыз, — дип әйтә Ниязбаев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG